Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

«Әләшә» кебек меңъеллык йолалардан түгел, ә дорфалыктан, каты бәгырьлектән күбрәк куркырга кирәктер

Казан арты Әтнә төбәгендә, бормаланып аккан Ашыт елгасы буенда бу як кешеләре өчен генә түгел, гомумән, татар халкы өчен үтә дә әһәмиятле бер урын бар.

 Халык телендә Кала тавы дип аталган, күпсанлы легенда-риваятьләргә сәбәпче булган әлеге биеклек археологлар тарафыннан кальга буларак тәгаенләнсә, халык исә, Казан шәһәренең борынгы урыны нәкъ менә биредә булуына ышанып яши. Шушы ноктада лирик чигенешләрне калдырып торып, тарихи фактларга күз салыйк әле.

Кала тавы археология фәненә Әйшияз шәһәрчеге исеме белән билгеле. Әлеге җирлектә истәлекле-тарихи өч урын бар.   Беренчесе — Күәм авылыннан 500 м көньяк-көнбатышта урнашкан Әйшияз шәһәрчеге зираты. Халык телендә ул Хан зираты дип йөртелә. 1956 елда бу зираттагы ике каберне археолог Н.Ф.Калинин казып карый. Һәм әлеге каберлек XVI гасырга караган мөселман зираты дигән нәтиҗәгә киленә. Хан зиратыннан көнбатыштарак Әйшияз шәһәрчеге урыны. Тышкы ур (вал), чокыр, керү урыннары бүген дә әйбәт беленеп тора. 1956 елгы казу эшләре вакытында биредә безнең эраның I меңьеллыгы уртасына хас керамик әйберләр дә табылган. Әйшияз шәһәрчегеннән 400 м чамасы көнбатыштарак, урман эчендә Изгеләр зираты һәм Изгеләр чишмәсе урнашкан. Ашытның уң як биек ярында үскән урман эченнән салынган 159 басмалы тимер баскыч буйлап аска төшсәң, Изгеләр чишмәсенә килеп чыгасың. Кала тавын өйрәнгән күренекле дин белгече, тарихчы-галим Шиһабетдин Мәрҗани Кала тавы Ислам мәмләкәтенең чиге булып, чирмешләрдән сакланыр өчен кальга буларак хезмәт иткәндер дигән фикерне әйтә (Шиһабетдин Мәрҗани, Мөстафәдел-әхбар фи әхвәли Казан вә Болгар, Казан, 1989, 160-161 битләр). Тарихчы С.М. Шпилевский «Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии» (Казань, 1877) дигән китабында да Кала тавы турында язып калдырган. Ул Әйшияз шәһәрчеге урларын кирпеч ишелүдән барлыкка килгән дип фаразлый. Димәк, кайчандыр ур өстендә кирпеч стена булган дип уйларга нигез бар. Мари тарихчылары исә Әйшияз шәһәрчеге мари җирләренең көньяк чигендә XVI гасырда төзелгән кальга булмадымы икән дип язалар (Очерки истории Марийской АССР, Йошкар-Ола, 1965).   Татарстан АССР тарихының I томында (Казан, 1959 , 12 бит) бирелгән археологик картада бронза гасыр культурасы истәлекләре табылган урын буларак Әйшияз шәһәрчеге дә күрсәтелгән. Татарстанда бронза гасыры безнең эрага кадәр II меңьеллыкка туры килә. Кала тавының никадәр борынгы икәнен шуннан да чамалап була.   Халык телендә йөргән риваятьләр исә башкачарак: элек Ашыт елгасы мул сулы булган. Елга буйлап саллар агызганнар, көймәләр йөзгән. Бөек халыкның бөек тарихы шаһиты Ашыт елгасы ярында (Ашыт сүзе борынгы төркиләрнең нәсел башы саналган Ашин (бүре) ыругы атамасыннан килеп чыгуы гына да бик күп нәрсә турында сөйли!) бабаларыбыз кала төзергә ниятлиләр. Әмма елганы яхшылап өйрәнгәннән соң, аксакаллар биредә зур шәһәр салырга ярамавы, Ашытка тиздән саегу куркынычы янавы хакында кисәтәләр. Калатауда хан кирмәнен саклар өчен күпмедер кешеләрен калдырып, Казансу буена барып урнашалар. Кирмәндә калган кешеләр дә вакытлар узу белән Әйшияз һәм Күәм авылларына күченә. Әнә шулай хыялдагы кала, тау исеменә әверелеп, бүгенгегә бары кайтаваз булып кына килеп җитә.   Инде «Әләшә» бәйрәменең үзе хакында да сүз башларга вакыттыр. Бөтен Казан арты халкының бәгырендә сулкылдаган «Әләшә» бәйрәме нәкъ шушы урында — Кала тавында ел саен җәй башында — сыерчык бала очырган атнаның җомгасында уздырыла. Нинди бәйрәм соң ул «Әләшә»? Ул кайчан барлыкка килгән? Бүгенге көнгә кадәр нигә аны төбәк халкы күз карасы кебек саклый?     «Әләшә» — Казан арты татарларының мәҗүси заманнардан бирле үткәрә торган бәйрәме, әнә шуңа да халкыбыз өчен бик газиздер ул. Мәҗүси заманнарда табигатькә табыну, ут аша сикереп, чистарыну йолаларын үз эченә алган бәйрәм тормышыбызга Ислам дине килеп кергәч тә югалмаган, эчтәлеген, формасын үзгәртсә дә, кадерен җуймаган бәйрәм булып кала килгән. Ачлык елларында, сугыш чорында да, дин тыелган җаһил дәвердә дә юкка чыкмаган, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Бүген исә «Әләшә» бәйрәме — язгы кыр эшләреннән соң җыелып, ил-көнгә иминлек, басу-кырларга уңыш-бәрәкәт, шифалы яңгырлар сорап Аллаһы Тәгаләгә ялвару, вәгазьләнү, әрвахлар рухына дога кылу җыены. Бәйрәм көне Рамазан аена туры килмәгән елларда Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалынып, казан асыла, табын корыла. Соңгы елларда «Әләшә»гә якын-тирә Күәм, Әйшияз, Каенсар, Көек авылларыннан гына түгел, ерак араларны якын итеп, бөтен Казан артыннан, Татар иленнән, хәтта чит төбәкләрдән дә халык җыела.   «Әләшә» исеме үзе кайдан килеп чыккан соң? Адлер Тимергалинның «Миллият сүзлеге»ндә әләшә/әләсә тарихи-лексик берәмлек буларак түбәндәгечә аңлатылган: «Әләшә/Әләсә Казан татарларында язын ут ягу һәм шуның аркылы сикерү йоласы, башта пакьләнү ритуалы булып, соңыннан яшьләр уенына әйләнгән». Галимә Фирдәвес Гарипова, әлеге аңлатмага нигезләнеп, үз фикерен әйтә: «Ут аша сикереп чыкканда, «Алач!» дип кычкырганнар. Бу аваз — татар, кыргыз, казак һ.б. халыкларда пароль сүз — оран. Ә себер татарларына «алас» әйтелеше хас. Мондый йола Урта Азиядә аеруча күп таралган була. Казан һәм себер татарларына ул шуннан килгән дип уйлыйлар. Р. Әхмәтьянов «алас» сүзенең этимологиясен гарәпчә «халас» — «азат, йөксез, гөнаһтан хали» сүзе белән бәйли. 1969 елда басылып чыккан «Татар теленең диалектологик сүзлеге»нә мөрәҗәгать итик: «Әләшә — Казан артының әтнә сөйләшендә «яшьләр уены (гулянье, игры молодежи)». Ашыт   җыенында Кала тауга әләшәгә чыгалар ыйы җәшләр (ТТДС, 69: 543)». Димәк, «Әләшә» бәйрәме төрки бабаларыбызның җәй башында уздыра торган төп йолалары — җыеннарга барып тоташа. Замана шаукымы белән данлыклы Ашыт җыены тарих тузанында күмелеп калганда, «Әләшә», бакый дәверләрне бүгенгегә бәйләп, Казан артының килер буынына үз нурын сирпергә омтыла. Саклыйсы иде аны!   Дөресен әйтим, соңгы елларда «Әләшә» турында төрле фикерләр ишетелә. Араларында шактый катгый яңгырап, әлеге йола-бәйрәмне җан җылысы белән саклап яшәгән төбәк халкын рәнҗетерлекләре дә бар. Кайбер дин әһелләре, «Әләшә» — мәҗүсиләрдән калган җыен, Ислам динендә андый бәйрәм юк, аны үткәрү дөрес түгел» дигән сискәндергеч өндәмәләр белән күңелгә шактый шом салырга да өлгерде. Масштаблы фикер йөртеп тә, үз халкының чын улы булып калган Шиһабетдин Мәрҗани: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар — милли тел, милли кием һәм милли гореф», — дигән. Исламны кабул иткәнгә кадәр халкыбыз үткән, безнең аң үсешебезгә шактый тәэсир калдырган мәҗүсилек чорыбызны беркая да куя алмаган кебек, рухыбызны бөтен итүче йола-гадәтләребездән дә бер селтәнүдә баш тарта алмыйбыз ләбаса! Һәм әле баш тарту кирәкме икән?! (Уйлый китсәң, татарны татар иткән Сабан туебызның тамырлары да тарихның мәҗүси катламнарыннан җан тарткан түгелме соң?) «Әләшә» бәйрәменең асылына игътибар иткәндә, Ислам диненең бер генә канунына да каршый килми лә ул! Мөселман кардәшләрнең үзара очрашып аралашуы, вәгазь тыңлау, Коръән уку, дога кылу, каберләрне зиярәт итү — Ислам динендә, киресенчә хуплана гына, шулай бит? «Ярамый!» дигән катгый фәтва дин юлында күңел тәрәзләрен әле яңа ачарга җөрьәт иткәннәрнең гайрәтен чигермәсме? «Әләшә» кебек меңъеллык йолалардан түгел, ә дорфалыктан, каты бәгырьлектән күбрәк куркырга кирәктер, мөгаен.     Уйламыйча кычкырырга, сенсация ясарга яраткан кайбер беркатлыларның «Әләшә»не Кече Хаҗ белән чагыштырулары, хан зиратында үтенеч кәгазьләре калдырып, Кала тау изгеләренең үз теләкләрен чынбарлыкка әверелдерәчәгенә ышанулары — монысы инде дистә еллар динсезлек томаны эчендә адашып йөреп, әле яңа гына калебе яктырган өммәтебезнең дини яктан белеме сай булуы, милләт мәгърифәте сагында торган мәдрәсә системабызның тамырына балта чабылуның аяныч нәтиҗәсе дип аңларга кирәктер. Тора-бара Ислам диненең нечкәлекләрен бишектән үк белеп үскән, милләт мәнфәгатьләрен дин кануннары белән үзара яраштырып яши алган буын килер, ул чагында инде фикер каршылыклары да, ялгыш-хаталар да булмас дип ышанасы килә.   ***   Алда телгә алынган Әүлия каберлегендә эленмә тактага түбәндәге сүзләр язылган: «Бүгенгәчә исеме төгәл сакланмаган ханның дин әһеле Ирәмәли балалары Сөләйман хаҗи, мулла Таҗетдин кызлары Гайшәбикә һәм Хәнифәбикә абыстайлар һәм 5 сабый кыз бала шушы урында дәфенләнәләр. (якынча 960-985 еллар)». Фикерли белгән һәркем әлеге язуны укыганда гаҗәпләнеп куядыр. Идел буе Болгарында рәсми төстә ислам динен кабул итү 922 елга туры килә. Ә биредә 960 елларга караган кабердә хаҗи күмелгән! Ул чорларда хаҗ кылу, хаҗ сәфәренең айлар түгел, елларга сузылуын да искә алсаң, бу җирләргә Ислам диненең Болгар дәүләтенә караганда да иртәрәк килүен, биредә мөселманнар яшәвен аңлап ничек шаккатмаска кирәк! «Әләшә»не халык бәгыреннән йолкып алырга теләгән затларга әлеге кире каккысыз фактлар гыйбрәт булсын иде.+   Һәр елны сыерчык бала очырган җәй иртәсендә Кала тавының олпат эргәләре азан тавышына изрәп китәр, борынгы йолаларына тугры Казан арты, Әтнә төбәге халкы «Әләшә»гә җыелыр — мең еллар буена үзгәрмәс хакыйкать, дәверләр киндеренә сеңгән илаһи күренеш бу! Башкача мөмкин түгел! 

Гөлүсә Батталова, Әтнә, Күәм. --- Түгәрәк уен № --- | 14.11.2018 

http://matbugat.ru/news/?id=23885

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев