Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Ананаслы ташкабак

Әле ташкабак өлгергән вакыт. Менә бу рецепт буенча кышка "ананас"лар эшләп карагыз.

Кирәк:

1 кг ташкабак

350 грамм ананас суты ( иң гадие һәм арзанлысы да ярый)

0,5 стакан шикәр комы

2/3 чәй калагы лимон кислотасы

Пычак очында гына ванилин.

Эш барышы:

1.Ташкабакларны чистартасың, пычак белән эчендәге йомшагын аласың. Ананас кисәкләренә охшатып турыйсың.

2. Кәстрүлгә ананас суты, шикәр комы, лимон кислотасы салып, шикәре эреп беткәнче болгатасың.

3. Шул катнашма өстенә туралган ташкабак кисәкләре саласың һәм кайнап чыкканнан соң янә 15 минут кайнатасың.

4. Ташкабак кисәкләрен стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстенә кәстрүлдәге сутын коеп, тимер яисә боргычлы капкач белән ябып куясың.

Искәрмә: Әгәр кәстрүлдәге сут җитмәсә, банкаларга су өстисең.

Менә шундый ансат кына эшләнә торган рецепт. Кышын үзегез ясаган "ананас"ны авыз итәсегез килсә, эшләп карагыз, дуслар!
 

https://kiziltan.ru/poleznoe/13078-ananas-sutynda-tashkabak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев