Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Помидордан бик тәмле кэтчуп

Помидорны кая куярга белмисезме? Менә бу кэтчупны ясагыз.

Тәмле дә, файдалы да, бер ясасагыз, гел ясыйсыз.

Кирәк:  3 кг помидор, 0,5 кг алма, 250 грамм суган ( уртача зурлыктагы 6 суган алдым), 1,5 аш кашыгы тоз, 1 стакан тулыр-тулмас шикәр комы, 50 грамм аш серкәсе, азрак тәмләткечләр, кызыл төелгән борыч.

Эш барышы: 3 кг помидорны, алманы, нинди дә ярый, суганны турап табакка салыгыз, азрак су салып пешәргә куегыз. Мин шушы катнашманы пешергән вакытта азрак тәмләткечләр - исле борыч, берничә лавр яфрагы, бер-ике тырнак сарымсак кушып җибәрдем. Пешерәсез. Гадәттә  помидорның кабыгы аерыла башлаганчы дип язалар, мин алманың пешкәнлегенә, изелә башлавына игътибар бирдем, чөнки бу  катнашманы тимер иләк аша чыгарасы бар. 1,5-2 сәгатьдәвамында пешә ул. Уттан алгач, тимер иләк аша агач кашык белән изә-изә чыгардым, өстә кабыгы, чүбе генә кала. 

Менә шушы әзер катнашманы газга куеп,  аңа 1,5 аш кашыгы тоз, башта 1 аш кашыгы салыгыз, кабып карагыз,  шикәр комын да ярты стакан салгач, калганын тәмләп салып була, 50 грамм уксус салып, азрак пычак очына элеп кенә  кызыл төелгән борыч өстәп,  тагын бер сәгатькә якын кайнатыгыз. Болгатып торырга кирәк, төпкә утырса, көеп китә  - 50 минут дигән рецептта, мин суы бетеп куеланганчы пешерәм, бер сәгать җитә. 

Бу катнашмадан 3 ярты литрлы банка, һәм бер касә кэтчуп чыга.

   Банкаларны микроволновкада 10 минут стерильләштердем. Капкачларны 15 минут чамасы кайнаттым. Әзер кэтчупны эссе килеш  банкаларга тутырып, капкачына тиеп торырлык итеп яптым. Каплап куеп берничә көн тоттым. Кыш буе идән астында саклана. Тәмле булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмлетамак