Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Ришвәтчелеккә каршы бергәләп

Ришвәтчелеккә каршы бергә!

Мәктәп лагеренда балалар өчен «Бергә – ришвәтчелеккә каршы!» дигән мәгънәле чара үтте.

. Бу чараның төп максаты – балаларда яшьтән үк ришвәтчелеккә каршы тору фикерен һәм дөнья күзаллавын формалаштыру.

Чара ниләрдән торды?

  1. Уйнап-көлеп өйрәнү: Балалар әкият персонажлары ролендә түбәндәге хәлләрне сценкаларда күрсәттеләр:

    • Хезмәт кешесен ришвәт бирү (подкуп)

    • Рышвәт тапшыру

    • Шантаж

    • Һәрбер ситуацияне балалар үзләре ачыклый һәм бәяли.

  2. Фильм күрсәтү: Балалар «Шемяка суды турында повесть» дигән тасманы карап чыктылар.                                                                                                                       

  3. Чара барышында балалар ачыкладылар:

    • Ришвәтчелек нәрсә?

    • Ул ничек җәмгыгатькә зыян китерә?

    • Ни өчен намуслы һәм гадел булу мөһим?

Көн нәтиҗәсе:

Бу көн балалар өчен тулы эчтәлекле һәм онытылмас булды. Алар ришвәтчелекнең җәмгыгать өчен куркынычлыгы турында аңладылар һәм гаделлек принципларын ныгытып алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев