Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ришвәтчелеккә каршы бергәләп

9 декабрь – Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне

Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителә hәм ел саен 9 декабрьдә билгеләнеп үтелә.

Бергәләп каршы торсак, нәтиҗәсе булыр

Әтнә районында 2012 елдан бирле коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе эшләп килә. Аны (комиссия рәисе) Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов җитәкли.

Ришвәтчелекне булдырмау максатыннан районда коррупциягә каршы программа тормышка ашырыла. Шулай да бу өлкә дә республикада хокук бозу очраклары еш күзәтелә. Районда әлеге юнәлештә нинди эшләр башкарыла? Агымдагы ел дәвамында ришвәт бирү очраклары күзәтелмәгәнме?

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе вазыйфасын башкаручы Лилия Фәтхуллина:

  • Хокук саклау органнарыннан аермалы буларак, комиссиянең ришвәтчеләрне кулга алу яки административ җәзага тарту вәкаләтләре юк. Агымдагы елда вазыйфаи затларны коррупция өлкәсендә җаваплылыкка тарту очраклары теркәлмәде.  Без кисәтүпрофилактик эш белән шөгыльләнәбез. Коррупциягә каршы тору өлкәсендә җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка гражданнарга үтемлелек тәэмин итәбез. Комиссия утырышларын уздырабыз, аларда вазыйфаи затларны барлык юнәлешләр буенча да хокук бозуларны кисәтү һәм аның буенча башкарыла торган эш турында тыңлыйбыз. Мәсәлән, җир кишәрлекләре бүлеп бирү, бюджет акчаларыннан файдалану, мәктәпләрдә һәм бакчаларда туклануны оештыру, барлык төр программалар буенча исәпкә кую һәм торак бирү буенча тикшерү эшләре алып барыла. Муниципаль хезмәткәрләр белән әңгәмәләр уздырабыз, коррупциягә каршы тору турындагы законнар белән таныштырабыз, норматив хокукый актлар кабул итәбез, законнар буенча тестлар үткәрәбез. Коррупция күренешләре буенча халык арасында анкеталаштыру үткәрәбез. Безнең район халкы тарафыннан коррупцион хәлне бәяләү аеруча мөһим дип уйлыйм.​ Шулай ук комиссия тарафыннан укучылар һәм студентлар белән төрле чаралар: конкурслар, очрашулар, түгәрәк өстәлләр, КВНнар, брейнринглар, викториналар, квестлар, флешмоблар үткәрелә. Безнең белән гомуми белем бирү мәктәпләре, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы һәм «Форпост» яшьләр үзәге  актив хезмәттәшлек итә.​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев