Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Шәфкатьлелек

Ачык йөзле, аралашучан..

Олы Әтнәдә яшәүче Гүзәл Фазуллина менә егерме бишенче елын гормоннар кабул итеп дәвалана.

Ул сирәк авыруларның берсе – бөер бизләре эшләмәү белән азаплана.
Кыскасы, 2000 елдан бирле Фазуллиннар гаиләсе шушы авыру белән көрәшә. Инде режимга әйләнгән – көн саен берничә исемдәге дару эчә.

Ачык йөзле, гел елмаеп торучы, тиз аралашучан кыз бала газета-журналлар, аеруча “Әтнә таңы”н укырга ярата икән. “Тәрәзәдән карап торып, почтальонны каршы алырга урамга кадәр үк чыгып китә”, – диләр аның әти-әнисе.

Спектакль-концертларны да бик ярата ул. Ул гына да түгел, өлкән Фазуллиннар кая гына бармасын, Гүзәл аларның ышанычлы юлдашы.  Хәер, алары да «Балам» дип өзелеп кенә торалар.
Тормыш авырлыкларына карамастан, алдагы көнгә ышаныч белән карый Гүзәл. Бүгенге көндә аның өчен иң мөһиме – сәламәтлек. Саулык-сәламәтлеккә ирешеп, әти-әнисенә һәм тирә-яктагыларга куаныч нурлары чәчеп, гел шулай елмаеп яшәргә язсын иде аңа. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев