Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучылары ялгыз калучы өлкәннәргә кар көрәшергә булыша
Техникум җитәкчелеге дә яшьләрнең бу активлыгын хуплый, аларга һәр яклап ярдәм итә, бу эшне оештыруда актив катнаша.
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары ел саен, кышның салкын көннәрендә, ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен чын таяныч булып тора.
Кар күп яуган вакытта алар изге хезмәтләре белән, кар астында калган ишек алларын, сукмакларны чистартып, өлкән яшьтәге райондашларына ярдәм кулы сузалар. Техникумның бу игелекле гамәлләре инде күп еллар дәвам итә.
Быелгы кыш һәр елдагыдан да көчлерәк явым-төшемнәр алып килде, шуңа күрә студентларның эше тагын да мөһимрәк булды.
Авыл хуҗалыгы техникумы студентларының бу тырышлыгы, күрсәткән шәфкатьлелеге, район халкы тарафыннан югары бәяләнә. Бу мондый игелекле гамәлләр, һичшиксез, җәмгыятьне рухи яктан баета, ике арада ышанычны ныгыта, һәм киләчәк буыннарга да яхшы эшләр кылырга этәргеч бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев