Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Шәфкатьлелек

«Шәфкатьлелек – күңел көзгесе»

1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы үтә.

Шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәрләре Әтнә авыл җирлегендә яшәүче сәламәтлекләре чикләнгән балаларның өйләренә барып бүләкләр тапшырып, Яңа ел турында әңгәмә корып, төрле илләрдә бәйрәм итү традицияләре белән таныштырып кайттылар.

Аннары балаларга чыршы уенчыклары ясау буенча осталык дәресе үткәрелде, китапханәчеләр шаблоннар кисәргә, кәгазьне бөкләргә һәм ябыштырырга өйрәттеләр.

Балалар бу җылы очрашудан бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев