Әтнә хастаханәсе профилактиканың мөһимлеген искә төшерү өчен акциягә кушыла.
Шикәр диабеты-кандагы шикәрнең хроник артуы. Контрольсез ул авыр нәтиҗәләргә китерә:
— Инфарктларга һәм инсультларга
— Диабетик ретинопатия (сукыраю сәбәбе)
— Аяк нервлары һәм кан тамырлары зарарлану (ампутация куркынычы)
— Хроник бөер җитешсезлеге
Үзеңне ничек якларга?
Дөрес тукланыгыз: көненә 500 г яшелчә һәм җиләк-җимеш, минимум фастфуд, шикәр һәм май.
Актив булыгыз: көненә 30 минут булса да барырга. Сәламәт авырлыкны саклагыз. Алкоголь һәм тәмәкедән баш тартыгыз. Стрессны җиңәргә өйрәнегез. Шикәр, басым һәм холестеринны контрольдә тотыгыз. Табиб кушуы буенча даруларны катгый кабул итегез һәм медицина тикшерүе узыгыз. Әгәр дә Сез куркыныч төркемдә булсагыз (артык авырлык, түбән активлык, туганнарыгызда диабет), глюкозага кан анализы бирегез.
Материал «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнде
Нет комментариев