Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Сәламәтлек

Әтнә районы буенча 481 кеше шикәр чире буенча исәптә тора

Аларның 36 сы-1нче типтагы, ә 445 е — 2нче типтагы диабет белән авырый.

Бүгенге көндә безнең районыбыз өчен дә әлеге чир актуаль темаларның берсе. Чөнки район буенча 481 кеше шикәр чире буенча исәптә тора. Аларның 36 сы-1нче типтагы, ә 445 е — 2нче типтагы диабет белән авырый. Табиблар киңәше Очрашуны район үзәк больницасының яңа гына билгеләнгән,  баш табибы Илназ Хисамиев ачып җибәрде. Очрашуга Татарстан Республикасының диабет ассоциациясеннән кунаклар килде. Алар очрашуга килүчеләр белән үз тәҗрибәләреннән чыгып киңәшләр бирделәр.

Шикәр чире белән көрәшү юллары турында сөйләделәр. Ассоциация җитәкчесе Рәшит Байдамшин үзе дә 28 ел бу авыру белән көрәшә һәм үзенең үрнәге белән диабет белән тулы канлы тормыш алып барырга мөмкин икәнлеген исбатлап күрсәтте. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, шулай ук табиб-кардиолог һәм офтальмолог белән бергә алар авыру куркынычы турында сөйләделәр һәм барлык теләүчеләргә шәхси консультацияләр бирделәр.

- Соңгы елларда шикәр чире белән авыручылар саны артты. Беренчедән, артык борчылулар, икенчедән ашауның да тәэсире бар. Элек нәрсә ашый идек – ипи, бәрәңге, сөт. Ләкин бу бернәрсә дә ашарга ярамый дигән сүз түгел, Барысын да ашарга кирәк, тик чама белән, - диде Чыңгыз Госман улы.

Сүзен дәвам итеп:

- Бер кызык факт, шикәр чире белән авыручылар, мондый кешеләргә караганда озаграк яшиләр. Чөнки алар үзләре турында күбрәк кайгырталар, шикәр күләмен гел үлчәп торалар. Сез дә үзегезнең сәламәтлегегез турында кайгыртсагыз, бәхетле, куанычлы гомер кичерерсез, - дип мөрәҗәгать итте ул очрашуга килүчеләргә.

Ассоциация җитәкчесе Рәшит Байдамшин очрашу барышында: Шикәр чире үзе түгел, аның башка органнарга тәэсир иткән “осложнение”се куркыныч. Ә аны катлаулануга китермәү безнең бурыч. Бүгенге көндә шикәр чире белән авыручылар саны бик күп, бу әле ачыкланганнары гына .

Ә бит аның ачыкланмаганнары күпмедер, - дип үзенең күзәтүләре белән бүлеште. Очрашу барышында ул шикәр чире белән авыручыларга үзенең киңәшләрен дә бирде. Шикәр күләме күпме? Район үзәк больницасына килүчеләр өчен махсус зона да эшләде. Анда һәркем кандагы шикәр дәрәҗәсен бушлай тикшерә алды. Бу инде авыручылар өчен генә түгел, сәламәт кешеләр өчен дә профилактика максатларында файдалы булды.

Тикшерүне район үзәк больницасының участок шәфкать туташы Эльмира Әхмәтова белән фельдшер лаборант Лилия Сабитова үткәрделәр. Бернинди этеш-төртеш, ашыгу да юк. Кеше килә торды, кызлар җай гына үз эшләрен эшләп, кешегә шикәр күләмен әйтә бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев