Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Сәламәтлек

Әтнә табиблары әнисен дә, баласын да саклап калалар

Район үзәк больницасына бик авыр хәлдә авырлы хатынны китерәләр.

Эклампсия - әнинең һәм баланың тормышын куркыныч астына куя. Кызнанычка каршы,  пациентка комада була, санаулы минутлар тиз үтә.

Пациентны беренче булып, дежур табиб Әхмәтҗанова Диләрә Рәшит кызы кабул итә, ул шунда ук хәлнең җитдилеген бәяли.

2 минуттан табиб-анестезиолог Галиев Искәндәр Әхмәт улы килеп җитә. Аңа больницаның табиблар-акушер-гинекологлары, хирургия бригадасы кушыла.

Тревога сигналыннан соң ук кабул итү бүлегенә баш табиб һәм аның урынбасарлары команданың эшен урында шәхсән координацияләү башлана.

Ике гомер өчен көрәш башлана.

Район үзәк больницасы табиблары әнинең хәлен тотрыкландыру һәм баланы коткару өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Тормыш өчен мөһим күрсәткечләр артыннан өзлексез контроль алып барыла. Реанимация чаралары белән параллель рәвештә кесарев кисү операциясенә әзерлек тә алып барыла. Бу баланы коткаруның бердәнбер ысулы һәм авыр эклампсия вакытында ананың хәлен шактый яхшырту өчен кирәк була.

Безнең табиблар командасы белгечләр килгәнче катлаулы кесарев кисү операциясен кичерә алсын өчен пациентканың хәлен контрольдә тоталар.  

Операция һәм реанимация чаралары уздыру өчен Арча үзәк район хастаханәсеннән реаниматолог, неонатолог һәм шәфкать туташы килеп җитә. 

Республика клиник хастаханәсеннән һәм Республика балалар клиник хастаханәсеннән белгечләр килә.  Ашыгыч кесарево кисү үткәрелә.

Профессиональлек һәм команданың бердәмлеге нәтиҗәсендә әни һәм сабыйның гомерен саклап кала алалар.  Хәле уңайлангач соң яшь әнине РКБга күчерәләр, ә баланы алга таба дәвалану өчен ДРКБга күчерәләр. Бүгенге көндә ана һәм сабый тормышына куркыныч янамый. 
Табибларның оператив эш алып баруы кеше гомерләрен саклап кала. Афәрин. 
Фото район үзәк больницасының ВК челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев