Ел саен район үзәк хастаханәсе терапевты тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып тикшерә.
Дөрес, ел дәвамында диспансер күзәтүе астында торганнары авырулары буенча аерым тикшерү узалар. Әлеге фотода, Күлле Кимедә яшәүче тыл хезмәтчәне Рәисә апа Кушаевага ЭКГ үткәргән вакытны күрәсез. Гадәттә, февраль-март айларында өйләрендә үк кан анализлары да алына.
- Сәламәтлек – зур байлык инде ул. Шөкер, вакытында килеп карыйлар. Югыйсә, үзем больницага чыгып китәргә кыенсынам да, - ди 93 яшьлек тыл хезмәтчәне.
Рәйсә апа Кушаева терапевт Алинә Хурматуллинага үзенең гозерләрен җиткерде. Табиб аңа киңәшләрен бирде.
Нет комментариев