Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авыручылар саны арта – сакланырга кирәк

Соңгы вакытта районда вирус йоктырып авыручылар саны арткан.

Бу хакта район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова белән сөйләшәбез.

– Иң элек шуны әйтеп китәсем килә, Татарстан Респуб­ликасының баш санитар табибы Марина Патяшина имзасы белән 14 декабрьдән чикләү чаралары кертелде. Моңа, больницаларда һәм социаль объектлардагы маска режимы керә. Маска режимы медицина хезмәткәрләре һәм больницага килүчеләр өчен була. Шул боерык нигезендә больницада ятучылар янына керү дә тыела. Бары тик авыр хәлдә булучылар, аларны караучыларга гына, маска белән һәм авыру билгеләре булмаганнарга гына рөхсәт нигезендә керү каралган. Бүгенге көндә температуралылар, ОРЗ билгеләре булучылар элеккечә үк ян-яктагы кабинетка киләләр. Аларга регистратурага кереп йөрергә кирәкми. Анда барлык төр анализлар да алына.

– Грипп белән авыручылар бармы?

– Вирусларның төре бик күп. Аның грипп, коронавирус яки башка төр вирус булуы анализ нигезендә ачыклана. 8 кешедән гриппка анализ алынды, 3 кешегә грипп диагнозы куелды. Мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. Элегрәк 20-24 кеше мөрәҗәгать иткән булса, узган атнада бу сан 70тән артып китте. Шуларның 32се – балалар. Шул мөрәҗәгать итүчеләрнең 3сенә грипп диагнозы куелды, 1 кешедә пневмония булып, Казанга озатылды. Ике кешедә коронавирус табылды.

– Өйгә дә чакыртучылар бармы?

– Әйе, өйләргә дә чыгабыз. Күбесе олырак кешеләр. Әгәр температура була икән, авылларда иң элек фельдшерларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәм ул урында нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итә. Авыртырга мөмкин кеше коронавирус белән, һәм шул ук вакытта грипп белән дә. Чөнки ул ике төрле инфекция.

– Грипп һәм коронавирус чирләренең аерым билгеләре нинди?

– Грипп кинәттән югары температура белән башлана. Температура 39-40 градуска кадәр күтәрелә. Һәм ОРЗ билгеләре күзәтелә: коры борын тыгылу, баш авыртуы. Ә коронавирус­та температура 37-38 тирәсе, хәлсезлек, йөткерү (коры йөткерү) , күкрәк читлеге авырту, сулыш алу кыенлашу (одышка) күзәтелә. Әмма шулай да кешедә гриппмы яки коронавирусмы икәнне бары тик табибка килгәчтен, тестлар ярдәме белән генә ачыкларга була.

– Авырмас өчен нишләргә кирәк?

– Профилактика турында әйтәбез икән – иң элек прививка ясату кирәк. Прививка ясаткан кешеләр барыбер дә авыруны җиңелрәк үткәрә. Саклану өчен иң мөһимнәре, кеше күп булган җирләрдә маска кияргә, хроник авырулары булучыларга массакүләм чараларга бармаска киңәш итәбез. Кулларны гел юып торырга һәм дистанция сакларга.

– Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Сәламәт булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев