Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Битлек режимы хастаханәләрдә һәм сырхауханәләрдә гамәлдән чыгарылмавын искәрттеләр

Россия медицина учреждениеләрендә битлек режимы гамәлдән чыгарылмады, Covid-19 коронавирусы таралу дәвам иткәнлектән, эпидемиягә каршы чараларны үтәү зарур.

Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрының ярдәмчесе Алексей Кузнецов хәбәр итте. ТАСС шул турыда яза.

Моңа кадәр Baza Telegram-каналынада «коронавирус таралу сәбәпле, эпидемиягә каршы режимны кире кайтарырга дигән карар кабул ителгән» дигән хәбәр чыкты. Әлеге карарның 14 июльдә сәламәтлек саклау министрлыгының оператив штабы утырышында чыгарылуы белдерелде. Чара ведомство башлыгы Михаил Мурашко җитәкчелегендә узган.

Аерым алганда, канал мәгълүматларына караганда, барлык медицина учреждениеләрдә битлек режимын кире кайтарырга һәм пациентларны бүлү тәртибен кире кайтарырга карар кылынган. Йогышлы чире булырга мөмкин булган авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә перчатка, респиратор һәм саклагыч битлек кию йөкләнгән.

«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив штабы карары төбәкләрдәге коллегаларына медицина хезмәткәрләренең һәм пациентларның сәламәтлеген саклау өчен барлык эпидемиягә каршы чараларны үтәү кирәген өстәмә рәвештә күрсәтү өчен кабул ителгән. Шул ук вакытта медицина оешмаларында битлек режимы гамәлдән чыгарылмады», – дип аңлатты Кузнецов.

Татарстанда Covid-чикләүләр 8 июльдән туктатылып торды. Шул ук вакытта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавируска каршы вакцинация темпларын арттырырга кушты. Ковидка күмәк иммунитет дәрәҗәсе төбәктә 22 июльгә 6,9 процентка кадәр төшкән.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев