Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус белән авырган кешеләргә прививка ясатырга кирәкме?

Россиядә дүрт вакцинаны — «Спутник V», «ЭпиВакКорона», «КовиВак» һәм «Спутник Лайт» вакцинасын — рәсми рәвештә теркәделәр.

Аллерголог-иммунолог Владимир Болибок коронавирус белән авырып терелгән кешеләргә дә вакцинация узарга кирәк булуын әйтте. Ул Рокфеллер университеты галимнәренең «вакцинация COVID-19 кичергән кешеләрнең коронавируска иммунитетын арттыра» дигән сүзләрен раслады. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«Әгәр кеше авырса, вирусны инде очраткан булса, аның билгеле бер дәрәҗәдә иммунитеты була. Әгәр аңа берникадәр вакыттан соң прививка да ясалса, иммунитет тагын да арта», — дигән табиб. Аның сүзләрен НСН басмасы китерә.

Табиб сүзләренчә, хәзер медицина бер тапкыр авырган кешеләрдә тагын коронавирус булган очраклар белән очраша. Белгеч моны кешеләрдә антитәнчекләр аз булуы белән аңлата.

«Алар бик каты авырмый, вирус йөртүчеләр була һәм вирусны тагын тараталар. Кешенең ПЦР тесты 3-4 ай саен уңай булган очраклар да бар. Прививка ясасаң, нык иммунитет барлыкка килә. Эш антитәнчекләрдә генә түгел, анда күзәнәк иммунитеты да ныгый», — ди Болибок. 

Россиядә коронавирустан дүрт вакцина теркәлгән. Беренчесе турында былтыр билгеле булды. Аны Гамалея исемендәге фәнни үзәк ясады һәм «Спутник V» исеме бирелде. 

Икенчесен Новосибирскиның «Вектор» үзәге галимнәре ясады, ул «ЭпиВакКорона» дип атала. 

Быел февральдә Чумаков исемендәге үзәк «КовиВак» вакцинасын теркәде.

Быел 6 майда «Спутник Лайт» вакцинасын рәсми рәвештә теркәделәр, диелә бу хәбәрдә. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/03-06-2021/koronavirus-bel-n-avyrgan-keshel-rg-privivka-yasatyrga-kir-kme-5825548

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев