Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус пандемиясе кайчан тәмамланачагы билгеле

Covid-19 инфекциясе пандемиясе бөтен планетада күмәк иммунитетның җитәрлек дәрәҗәсенә ирешелгәч тәмамланачак.

Covid-19 коронавирусы пандемиясе бөтен планетада күмәк иммунитетның җитәрлек дәрәҗәсенә ирешелгәч тәмамланачак. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) вәкиле Мелита Вуйнович белдерде.

«Җәмгыятьтә иммунитетның җитәрлек дәрәҗәсенә ирешелгәндә, ул вируска < ... > таралу мөмкинлеге бирмәячәк», — дип искәртте ВОЗ вәкиле.

Шул ук вакытта Вуйнович моның җитәрлек күләмдәге кешеләрнең «кыска вакыт аралыгында» коронавируска иммунитеты булырга тиешлеге дигән сүз», — диде.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин Россиядә коронавирус вазгыятенең бик катлаулы булуын әйткән иде. Ул тагын ватандашларны Covid-19 йогышыннан прививка ясатырга чакырды, саклануның иң яхшы ысулы вакцинация икәнлеген искәртте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/02-11-2021/koronavirus-pandemiyase-kaychan-t-mamlanachagy-bilgele-5842351

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев