Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Өч сәгатькә генә сыешып буламы?

Больницага барырга вакытыгыз бармы? Үзегезнең сәламәтлегегез хакында уйланасызмы?

   Соңгы елларда район халкы үзенең сәламәтлеге хакында уйлана башлады. Гадәттә без килеп төртелмичә табибларга күренмибез. Диспансерлаштыру программасы башлангач та моны башта тамга өчен генә тикшеренү дип кабул иттек.

Тик иртә стадиядә авыртулар табылып, табиблар безнең сәламәтлеккә җитди карый башлагач, үтү кирәклеген аңладык. Дөрес моның кыенлыклары җитәрлек. Эштән сорап китү иң зур кыенлык, диләр күренергә килүчеләр. "Өч сәгатькә генә гариза язып киткән идем, монда анкета тутырту өчен генә дә бер сәгать торырга кирәк икән", диючеләр дә бар. Кемгә ничек туры килә, бәхет эше инде. Кайсы көнне район үзәк больницасында чират күп була, кайсы көнне түзәрлек. Менә шулай диспансерлаштыру үтәбез.

- Быелгысы  70 процент үтелгән инде, халык җитди карый башлады, шунысы сөендерә, - ди баш табиб урынбасары Азат Харис улы Гарипов.

Моннан тыш балигъ булмаган балалар да тикшерү уза әле. Анысын саннарга күчерсәк, 73 проценты  үтелгән.  Ә барысы 2059 бала тикшерү уза. 

Районда эчәк  инфекциясе теркәлгәнен онытмагыз. Нәрсә ашасагыз да иң элек  кул юарга кирәк, аннан соң яшелчә, җиләк-җимешләрне! Табиб киңәшләрен истә тотыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев