Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Районда эчәк инфекциясе башланган

Яшелчә-җимешләр төрле-төрле файдалы туклыклы матдәләр һәм витаминнар чыганагы гына түгел, алар төрле инфекцияләр чыганагы да икәнен онытмыйк, дип табиб эпидемиолог белән булган әңгәмәне урнаштырган идем. Кисәтәсебез килде.

Тик күрәчәкне күрми булмыйдырмы, әллә сәламәтлегебезгә бармак аша карыйбызмы, районыбызда эчәк инфекциясе башланган. Күп тә түгел, аз дип тә булмый.

- Ике-өч атна вакытны алсак, шул чорга 5-6 кеше теркәлде инде. Гадәттә бу чир белән балалар авырый, тик авыручылар арасында өлкән яшьтәге кешеләр дә бар. Әлеге инфекция һәрвакыт кул юмаудан башлана. Аннан соң бакчада өлгергән җиләк-җимешне өзеп кенә кабарга яратабыз, ә андагы инфекция күрер күзгә күренсә, берәү дә якын килмәс иде. Эчәк инфекциясе белән беррәттән вируслы инфекция белән авыручылар да бар. Анысы салкын тигән кебек башланып, төрлечә дәвам итәргә мөмкин. Асылда санитария таләпләрен үтәмәү, теләсә-кайсы сулыкларда коену чирләүгә китерә,- ди баш табиб киңәшчесе, тәҗрибәле хирург Азат Харис улы Гарипов. 

http://atnya-rt.ru/news/slamtlek/trle-infektsiyalr-mygyp-toruy-khakynda-onytmagyz - кабат шушы сылтама буенча кереп укыгыз. Һәм сакланыгыз. Авырмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев