Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Роспотребнадзор Covid белән авыручыларга кайчан тискәре нәтиҗәле тест килүен әйтте

Авыруның 4-5 нче көнендә ПЦР-тест ясалса, Covid-19 табылу ихтималы кими.

Авыруның 4-5 нче көнендә ПЦР-тест ясалса, Covid-19 табылу ихтималы кими. Шуңа күрә, кайвакыт пациентлар коронавирусның барлык симптомнары булса да, тискәре нәтиҗә ала.

«4-5 көннән соң борын-авыз куышлыгында вирусны табу ихтималы кими, ә респиратор симптомнар бу вакытта иң кызган вакытта булырга мөмкин. Әгәр бу срокларда тест үткәрсәң, тискәре нәтиҗә алырга мөмкин», — диде Роспотребнадзор белгече, профессор Наталья Пшеничная. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк медицина фәннәре докторы Татьяна Руженцова вакциналаштырылган кешедән зарарлану куркынычы күпкә азрак, дип сөйләгән иде. Вакцинация узучылар вирусны башкаларга да йоктыра ала, әмма аларда вируслар һәм аларның бүленү вакыты прививкасызларга караганда күпкә азрак. 

Covid-19га каршы массакүләм прививка кампаниясе Россия төбәкләрендә бу елның 18 гыйнварында башланды. Хәзер төбәкләр, инфекция таралуны туктату өчен, вакцинация темпларын арттырырга тырышалар. Искәртеп узабыз, эпидемиологик хәл начараю сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр чорны эшләми торган көннәр дип игълан итү турындагы указга 20 октябрьдә кул куйды. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-11-2021/rospotrebnadzor-covid-bel-n-avyruchylarga-kaychan-tisk-re-n-ti-le-test-kil-en-ytte-5842634

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев