Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб ковидка каршы прививка ясаткан кешеләрнең авыруны ничек кичерүе хакында сөйләде

Коронавирус инфекциясенең авыр очраклары прививка ясаткан пациентларда бик сирәк очрый, дип искәртте Николай Крючков.

Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручыларның артуы вакцинация узган кешеләргә дә кагылды. Иммунолог, «Клиникал Экселанс Груп» компаниясе генераль директоры, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков Sputnik радиосына биргән интервьюсында аларның авыруны ничек кичерүе хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Коронавирус инфекциясенең авыр очраклары прививка ясаткан пациентларда бик сирәк очрый, дип искәртте иммунолог.

«Әгәр кеше вакцинациядән соң авырып китә икән, күпчелек очракта ул аны җиңел кичерә. Гәрчә кешедә чирнең авыр формасы күзәтелү ихтималы барыбер кала, әмма ул 1-2 процент кына тәшкил итә», — диде Крючков.

Коронавирус инфекциясе йоктыргач, прививка ясаткан кеше шулай ук вируслар бүлеп чыгарачак һәм әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырачак, әмма бу чор кыскарак булачак, дип билгеләп үтте ул.

«Гадәттә, бу чор симптомнар барлыкка килгәннән соң бер атнага кадәр дәвам итә. Әлеге очракта ул өч-дүрт көн тәшкил итәчәк», — дип искәртте Крючков.

Аның сүзләренчә, прививка ясаткан кеше әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыруын белмәскә дә мөмкин. Чөнки анда коронавирус инфекциясен йоктыру симптомнары күзәтелмәячәк. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/03-07-2021/tabib-kovidka-karshy-privivka-yasatkan-keshel-rne-avyruny-nichek-kicher-e-hakynda-s-yl-de-5829025

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев