Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб ковидка тест нәтиҗәләре ялгыш булмасын өчен киңәш бирде

ПЦР тест тапшырырга өч сәгать кала ашарга, эчәргә, тешләрне чистартырга, тәмәке тартырга яки тамакны чайкарга ярамый.

Югары категорияле терапевт, токсиколог, Фәнни журналистлар клубы әгъзасы Алексей Водовозов ПЦР тестлар тапшырганда ялгышлыклар китмәсен өчен нәрсә эшләргә икәнен сөйләде.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, анализ нәтиҗәләренең дөреслеге тикшерелә торган материалның сыйфатына да бәйле.

ПЦР тест ышанычлы булсын өчен мазок алырга өч сәгать кала ашарга, эчәргә, тешләрне чистартырга, тәмәке тартырга яки тамакны чайкарга ярамый дип киңәш итә Роспотребнадзор. Шулай ук борынга сыеклыклар тамызырга яки юдырырга ярамый. Бу киңәшләрне үтәүнең әһәмияте зур, дип белдерде Алексей Водовозов.

«Әгәр вирус кисәкчекләре су эчкәндә юылып төшә яки аңа тәмәке төтене тәэсир итә икән, нәтиҗә дөрес булмаска мөмкин», — диде табиб.

Ул анализ өчен материалны алу ысулы әһәмияткә ия булуын әйтте. Бу процедураның бөтен нечкәлекләрен билгели торган инструкция бар.  

«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының материалны алу турында кулланмасында әйтелгәнчә, зонд пациентның күзеннән яшь килгәнче кертелә. Әгәр мазокны тирәнгә кермичә, борын „канатлары“ тирәсеннән генә алалар икән, нәтиҗә дөрес булмаска мөмкин», — диде Водовозов. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/05-07-2021/tabib-kovidka-test-n-ti-l-re-yalgysh-bulmasyn-chen-ki-sh-birde-5829150

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев