Табибка онлайн язылырга мөмкин
әламәтлектән дә кадерле әйбер юк. Бигрәк тә больница юлларын таптый башлагач, моның шулай икәненә ныграк инанасың.
рә дә һәркем бер-берсен белә. Больницага күренергә барганда да, һәрвакыттагыча чират белән керергә өметләнеп барабыз. Тик соңгы елларда тормышыбызга үтеп кергән үзгәрешләр, цифрлы технологияләр яңача эшләүне таләп итә.
Район үзәк больницасына кайчан гына барсаң да су буе чират, һәркемнең тиз генә күренеп чыгасы килә. Тавыш-гауга чыккан вакытлар да булгалый. Шулай да биредә дә тәртип салырга мөмкинме икән? Район үзәк больницасының баш табибы Сергей Ибраһимов белән шул хакта сөйләшәбез.
– Сергей Вячеславович, ничек уйлыйсың, район үзәк больницасында да тәртипле генә табибка керүне урнаштырып булырмы икән?
– Була, әлбәттә. Бүгенге көндә табибка MAX мессенджеры ярдәмендә онлайн рәвештә язылырга мөмкин. Язылу Татарстан Республикасының дәүләт хезмәте ярдәмендә башкарыла. Кешенең үзенә дә уңайлы булачак, үзегез үк күреп торасыз, шунсыз мөмкин дә түгел, цифрлы технология дөньясында яшибез.
– Димәк, табибка язылырга уйлаган очракта, ТР дәүләт хезмәте аша эшләргә кирәк?
– РФ дәүләт хезмәте аша да була. Әгәр дә MAX мессенджеры ярдәмендә язылырга уйлаган очракта, ул ТР дәүләт хезмәтендә ялганган. Анда махсус сәламәтлек саклау дип аталган чат-бот бар. Махсус төймәгә язылырга дип басасың һәм анда барлык белгечләр чыга. Аның өчен Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенә авторизация узу кирәк.
– Кеше вакытны билгеләп языла, ә ул шушы вакыт белән керә аламы соң?
– Бездә халык чират белән керергә ияләшкән. Без нәкъ менә шуның белән көрәшәбез дә инде. Шуңа да язылып килмәүчеләрне регистрациягә төшереп җибәрәбез. Пациентлар шуны аңласыннар иде, больницага килгәч тә аларга язылырга туры киләчәк. Ә дәүләт хезмәте аша язылып килүчеләрне шәфкать туташлары чыгып, фамилия белән чакыралар. Әлбәттә, мин килеп чират алдым, дип әйтүчеләр бар. Без аларга MAX мессенджеры ярдәмендә язылып булуы хакында аңлатабыз. Мәсәлән, пациент сәгать 11.00гә язылган икән, нигә аңа иртүк больницага килеп утырырга. Шуңа да сезнең аша халыкка аңлатасыбыз, табибка өйдән үк язылып килергә мөмкин булуын җиткерәсебез килә. Шунысын да кисәтеп узасы килә, пациент больницага килгәч, табибка инфомат аша язылырга уйласа, ул көнгә талоннар калмаска мөмкин.
- Район халкы әлеге система белән эшли башласа, бик уңайлы әйбер икән инде.
– Әлбәттә, бик уңайлы. Бүгенге көндә MAX мессенджеры аша хәтта больничныйны больницага килми генә ябарга була. Әгәр пациент җиңелчә генә авырса, аңа больничныйны ябар өчен больницага барып йөрергә дә кирәк түгел. Мәсәлән пациент ОРВИ белән авырды ди. Пацинетның хәлен табиб яхшы белә. Ә ОРВИ белән кимендә 5 көн авырырга мөмкин. Табиб биш көнгә больничный ача һәм пациентка монда килү яки өйдән дә эшләргә мөмкинлеге барлыгын аңлата. Табиб пациентка шалтырата, ссылка аша ялганып аның хәле белән таныша. Әгәр дә пацинет үзен яхшы хис итә икән, больничный больницага килми генә ябыла.
– Язылу димәктән, өлкәнрәк кешеләр белән проблема булырга мөмкин инде?
– Өлкәнрәк кешеләргә дә регистратурада, шулай ук авылларда фельдшерларыбыз аңлату эшләре алып бара. Кемнәр эшли алмый, барысын да күрсәтәбез. Киресенчә, өлкәннәребез арасында бик уңайлы икән, дип әйтүчеләр дә бар хәтта.
– Анда дәүләт хезмәте аша язылдым, тик вакытында керә алмадым, дигән сүзне ишетергә туры килә. Монысы нәрсәдән килеп чыгарга мөмкин?
– Әйе андый очраклар булырга мөмкин, әлбәттә. Бу пациентның һаман да шул чират буенча табибка керергә тырышуы нәтиҗәсендә. Шулай ук кичектергесез авыру килгән вакытта яки башка төр сәбәпләр килеп чыкса. Әмма күп очракта, пациент табибка онлайн язылса, үз вакытында керә ала.
– Сергей Вячеславович, җавапларыгыз өчен рәхмәт.
Больница темасын дәвам итик
Район үзәк больницасының баш табибы Сергей Ибраһимов белән булган әңгәмәне укыгач, күпләр язып була ул, үзең менеп, кереп кара табибка, дип үземне сүгәргә дә мөмкиннәр.
Шуңа күрә дә, баш табиб аңлатканча, өйдән үк MAX мессенджеры аша язылып, больницадагы хәлатне өйрәнеп, карап төштем.
Һәрвакыттагыча эшне регистратура аша башладым. Карточканы аласы, бер кәгазьне тутырасы, икенчесенә кул гына куясы булды. Ризалык бирү кәгазьләре, дип аңлаттылар. Әлбәттә, биредә берничек тә чиратсыз булмый. Әмма халык тәртип белән генә килә торды, китә торды.
Кирәкле табиб кабинетына барып баскач, биредә басып торучылардан, чират беләнме, чыгып чакыралармы, дип сорадым. Чират, дигән җавапны ишетсәм дә, баш табиб әйткәнчә, язылган вакыт буенча шәфкать туташлары фамилияне әйтеп пациентларны чакырып алдылар. Барысында да шундый тәртиптер дип әйтә алмыйм. Гәрчә мин язылган табибка вакытында керә алдым.
Анализларны көтеп утырган вакытта, табиб кабинеты каршында утыручыларны күзәтәм. Ни дисәк тә, авыл җирендә яшибез, элеккеге тәртип белән һаман да шул сорап кына чыгам, дип чиратсыз керүчеләр дә бар. Бер кабинеттан икенче кабинетка йөреп чиратын үткәреп җибәргән хәрби комиссариат тикшерүе узган егетләрне җәлләп, үз чиратына кертеп җибәрүче миһербанлылары да булды.
Дөресен әйтергә кирәк, чиратта утырган халыкның барысы да күренергә килүчеләр генә түгел. Араларында диспансеризация, медицина, шулай ук хәрби комиссариат тикшерүен узып йөрүче егетләр дә бар. Әлбәттә, алар дәүләт хезмәте аша язылмыйлар инде, чөнки бер генә табибка кермиләр.
Андый очракта, нишлиләр икән соң? Әлеге сорауга җавап табарга теләп, үзем язылган табибка мөрәҗәгать иттем. “Аралаштырып чакырырга тырышабыз”, – диде ул.
Чыннан да, син язылмаган дип ул төркемне дә карамый кала алмый бит табиблар. “Казанга язылып барабыз, вакытында керәбез”, – дип каршы чыгасыгыз килер. Ә бит Казан табибы (әлбәттә бу очракта, республика клиникасы турында сүз бара) язылган пациентларны гына карый бит. Аларга диспансеризация, медицина тикшерүе узучылар күренергә керми.
Кыскасы, больница темасы бер язу белән генә тәмамланмас дип уйлыйм. Әлеге темага берничә тапкыр әйләнеп кайтырга туры килер кебек. Иң мөһиме, сәламәт булыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев