Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бер тәүлек эчендә 90 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлектә Татарстанда 90 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән, ә бер көн элек Сovid-19 инфекциясенең 95 очрагы ачыкланган булган.

Бу хакта стопкоронавирус.РФ порталы мәгълүматлары раслый.

Республиканың 26 кешесенә госпитализация кирәк булган, ә алдагы көндә ун пациент хастаханәләргә салынган.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 189 907 кеше коронавирус йоктырган. Шул ук вакытта республикада яшәүче 186 969 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 109ы - соңгы тәүлектә (моңа кадәр бер көн алдан 73 авыру савыккан булган).

Төбәктә тәүлек эчендә коронавирустан үлгән бер генә кеше дә теркәлмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, республикада Сovid-19 авыруыннан үлгән дип табылучыларның гомуми саны 2006 кеше (соңгы тапкыр үлем турында мәгълүмат 13 ноябрьдә теркәлгән иде).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Росстат октябрь аенда ук SARS-CoV-2 инфекциясеннән үлү турындагы мәгълүматларын бастырудан туктады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ber-taulek-ecenda-90-kese-koronavirus-ioktyrgan-5863253

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев