Соңгы тәүлектә Татарстанда яшәүче тагын 147 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган, шул кадәр үк кеше терелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф.хәбәр итә.
32 кеше хастаханәгә китерелгән. Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны бишенче көн рәттән кими.
Пандемия башланганнан алып, республикада ковид йоктыруның 203219 очрагы ачыкланган. Татарстанда бу чирдән үлүчеләр саны элеккечә - 2010 кеше калган. Соңгы тапкыр үлем очрагы турындагы мәгълүмат 20 гыйнварда теркәлде.
Нет комментариев