Татарстанда ковид белән авыручылар саны кимүен дәвам итә
Сәламәтлек

Татарстанда ковид белән авыручылар саны кимүен дәвам итә

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны өченче көн рәттән кими.

Узган тәүлектә Covid-19 инфекциясен йоктыруның 103 очрагы (алдагы көндә -108 очрак) расланган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.

Бу чирне йоктырган 41 пациент хастаханәгә китерелгән, алдагы көндә – 18 пациент. Пандемия башланганнан соң, Татарстанда 192 390 кеше коронавирус йоктырган.

Гомумән алганда, республикада яшәүче 189 317 кеше (узган тәүлектә – 134) ковидтан терелгән.

Республикада бу чирдән үлүчеләр саны (2008) үзгәрешсез кала. Соңгы тапкыр үлем очрагы турында 14 декабрьдә хәбәр ителде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kovid-belan-avyrucylar-sany-kimuen-davam-ita-5864539


Нет комментариев