Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда ковид-чикләүләрне гамәлдән чыгару мәсьәләсе апрельгә кадәр кичектерелде

Моның сәбәбе иммунизациянең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы һәм Татарстанда В гриппы таралу ихтималы белән бәйле.

 Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгару мәсьәләсе кичектерелде.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәче җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә март ахырына кадәр һәм апрельнең беренче декадасында коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгару мәсьәләсе тикшерелми», - дип искәртте спикер.

Мондый карарның бер сәбәбе республикада В гриппы таралу ихтималы белән бәйле. Любовь Авдонина сүзләренчә, бу – үзенчәлекле штамм, ул эпидемия сезоны ахырында үзен күрсәтә.

«Барлык кисәтү чаралары да саклана, өстәвенә әлегә иммунизациядән күмәк иммунитет та җитәрлек дәрәҗәдә түгел», - дип өстәде республика ведомствосы башлыгы урынбасары.

Хәзерге вакытта республикада ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан – 31, Казанда 33 процентка кимрәк. 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/health/19-03-2021/tatarstanda-kovid-chikl-l-rne-gam-ld-n-chygaru-m-s-l-se-aprelg-kad-r-kichekterelde-5813851

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев