Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 630 яңа очрагы ачыкланган.
73 пациент хастаханәгә озатылган.
Бер тәүлек эчендә 282 кеше савыккан. Тулаем алганда, Россиядә 50,6 мең кеше әлеге вирусны йоктырган.
Шунысын да искәртик: Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны башланды. Республика хастаханәләрендә өстәмә урыннар булдырылды, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кешеләрнең күпчелеге «омикрон» штаммын йоктыруын искәртте.
Нет комментариев