Татарстанда тагын 140 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 140 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда тагын 140 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

20 октябрьдән бирле төбәктә коронавирусның 200дән кимрәк очрагы ачыкланган.

Соңгы тәүлектә 37 кеше хастаханәгә озатылган, 278 кеше савыккан.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 186 759 очрагы ачыкланган, 2 005 кеше ковид корбаны булган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tagyn-140-kese-koronavirus-infekciyase-ioktyrgan-5862005


Нет комментариев