Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 60 очрагы ачыкланган
Сәламәтлек

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 60 очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 17 427 очрагы ачыкланган.

Татарстанда узган тәүлектә яңа Covid-19 коронавирусының 60 очрагы теркәлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Балигъ булмаганнар арасында авыруның бер очрагы бар.

Казанда — 34, Чаллыда — 7, Нурлат районында — 6, Түбән Кама районында — 5, Алексеевск районында — 2, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Мөслим, Тәтеш, Чистайда - берәр авыру очрагы теркәлде.

Бүгенге көндә республикада 17 427 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 61 108 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 7 621), шуларның 10 208 кеше икенче доза алган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/18-02-2021/tatarstanda-t-lek-echend-koronavirusny-tagyn-60-ochragy-achyklangan


Нет комментариев