Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 32 яңа очрагы ачыкланган

16 пациент хастаханәдә, 16 кеше өйдә дәвалана.

 

Бүген, 13:00
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 32 яңа очрагы ачыкланган
16 пациент хастаханәдә, 16 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Никита Васильев). Узган тәүлектә Татарстанда 32 кеше коронавирус белән авыруы ачыкланган. Авыруның өч очрагы читтән килүчеләрдә, ә калганнары аралашу юлы белән йоктырган.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 16 пациент хастаханәдә, 16 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, монда 16 кеше вирус йоктырган. Чаллыда авыруның 8 очрагы теркәлгән. Барлыгы бер тәүлек эчендә Covid-19 белән авыручылар ун муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле, республикада коронавирусның 21 666 очрагы теркәлде. 18 685 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 12 кеше терелгән. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/06-06-2021/tatarstanda-uzgan-t-lekt-koronavirusny-32-ya-a-ochragy-achyklangan-5825954

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев