Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Терапевт коронавирусның җиңел формасы вакытындагы симптомнарны санады

Авыру симптомнары салкын тиюгә охшаш була.

 Коронавируска каршы прививка ясатканнан соң инфекция йоктыру ихтималы сизелерлек кими, әмма кеше барыбер чирләп китәргә мөмкин. Тик бу очракта симптомнар әллә ни авыр булмый, диде терапевт Георгий Сапего Sputnik радиосына.

Белгеч аңлатканча, авыру симптомнары салкын тиюгә охшаш була.

«Ютәлләү, томау төшү, тамак авырту, тән температурасы 38 градуска кадәр күтәрелү, мускуллар сызлау, хәлсезлек. Физик йөкләнеш вакытында бераз тын кысылырга мөмкин», — дип санап үтте эксперт.

Бу коронавирус инфекциясенең авыр формасыннан (ул чакта теләсә нинди йөкләнеш вакытында тын бетә) сизелерлек аерыла. «Баш белән бәйле проблемалар (кешенең фикер йөртү сәләте начарая һәм үзен сәер тота), хәлсезлек күзәтелә һәм тән температурасы 39 градустан югарырак күтәрелә», — дип өстәде Сапего.

Мондый симптомнар прививка ясатмаган һәм төрле авырулардан интегүче кешеләрдә күзәтелә.

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/health/09-08-2021/terapevt-koronavirusny-i-el-formasy-vakytyndagy-simptomnarny-sanady-5833115

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев