Әтнәдә тагын коронавирус ачыкланган
Сәламәтлек

Әтнәдә тагын коронавирус ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 52 яңа очрагы теркәлгән.

Әтнәдә коронавирус авыртуының бер очрагы ачыкланган. Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 38 кеше өендә дәвалана.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23 823 очрагы ачыкланган,  21 165 кеше (шуларның 49 – узган тәүлектә) терелгән.

 


Нет комментариев