Уңай тест — «рак» диагнозы дигән сүз түгел
Сәламәтлек

Уңай тест — «рак» диагнозы дигән сүз түгел

Анализ нәтиҗәләре яшерен кан күрсәтсә, төшенкелеккә бирелмәгез! Әмма сезгә өстәмә тикшеренү утәргә кирәк!

Уңай тест — «рак» диагнозы дигән сүз түгел. Бу организмның иң яхшы сигналларының берсе: димәк, ашказаны-эчәк юлынын аерым өлешен тикшерергә кирәк. 80% очракта сәбәп бик гади рәвештә бетерелә ала.

Мөһим мәгълүмат: колоноскопия диспансеризация программасына керә!

Аны яшерен канга (скрытая кровь) кан анализы уңай булганда бушлай билгелиләр, шулай ук 45 яшьтән өлкән барлык гражданнарга, әгәр медицина күрсәтмәләре яки нәселдән килгән авырулар булса, үткәрәләр.

Өстәмә тикшеренү уткәндә табылырга мөмкин булган авырулар:

Өстәмә тикшеренү уткәндә табылырга мөмкин булган авырулар

Бүгенге көндә медицинада колоноскопия бик алга киткән:

авыру моны сизми дә, седация ярдәмендә ул бик җиңел уза. Тикшерү озак бармый, 30 мин. 60 минутка кадәр дәвам итә.

Тикшерү уңай нәтиҗәләре бирә, чөнки заманча алымнар кулланыла.

Процедурадан куркырга кирәкми, ә аннан баш тартудан барлыкка килгән авырудан куркыгыз! Бер көнлек тикшерүне сезнең гомере — сезнең берничә елына тиң.

Колоноскопия үтәр очен нәрсәләр эшләргә кирәк?

1. Иң беренче хирургка күренегез. Ул диагностик колоноскопия өчен юллама бирә. Бу бары тик 1 сәгать вакытыгызны алачак, ләкин ул сезнең 20 ел гомерегезне озайтырга мөмкин.

2. Кирәкле документларны җыегыз. Паспорт, ОМС полисы, СНИЛС, хирургтан өземтә (выписка) һәм яшерен кан анализы нәтиҗәсен алыгыз.

3.Тикшеренүгә төгәл әзерлек кирәк. Ә нәтиҗәсенең уңай булуына ирешү өчен сезгә махсус күрсәтмәләр биреләчәк.

4. Билгеләнгән вакытта процедурага барыгыз. Седация кулланыла икән, үзегезгә җиңел һәм уңайлы кием алып килегез.

5.Нәтиҗәне алып кабат хирург табибка керегез. Ул тикшерүдән соң төгәл диагноз куя һәм дәвалану чараларын билгели.

Симптомнарны кичектермәгез! Эчәкләрне тикшертегез.


Нет комментариев