Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Йөзләп бар әле...”– барыгыз!

Балагызга вакцинация ясаттыгызмы, ясатмаган булсагыз ясата аласыз.

Гриппка каршы вакцина ясату турында байтак яздык, байтак кеше ясатты бу вакцинаны. Олылар арасында “Ясата алмый калдым”, диючеләр дә булды. Ә менә балаларга вакцина ясату авырдан барды никтер. Әти-әниләр кирәгеннән артык күп белеп, прививка, вакцина ясатудан баш тарта торган замананы да күрдек. Һәркемнең юз дөреслеге, тик бүгенге теләсә–кайдан теләсә нинди чир керә торган заманада прививкалар ясатып та таманга килер иде анысы.

Район больницасының табиб-эпидемиологы Азат Гыймадиевтан шул хакта сораштым.
–    Вакцина ясату планын бүгенге көнгә 95,54 процентка үтәдек. 4010 вакцина олы яшьтәгеләргә  ясалды. 1500 вакцина балаларга кадалды. Балаларга ясала торган 100ләп вакцина бар әле, шушы арада ясалып бетәр, дип уйлап торабыз, – диде табиб.
Балалагызга вакцина ясатабыз дисәгез, поликлиниканың балаларга прививка ясый торган бүлмәсенә бара аласыз.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев