18 май - Халыкара музейлар көне
Соңгы хәбәрләр

18 май - Халыкара музейлар көне

Музей ул - үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән тарихны барларга мөмкин.

Бу бәйрәм 1977 елдан башлап билгеләп үтелә. Ә 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150 дән артык илдә билгеләп үтелә башлый.
    Музейлар аша җәмгыять үзенең тарихи-мәдәни мираска мөнәсәбәтен белдерә дип санала. Матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрен җыеп һәм саклап, музейлар зур фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара. 
    Музейлар – хәтер сандыгы. Алар үткәннәрне барларга, ата – бабаларыбызның рухын сакларга, күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән танышырга ярдәм итәләр.

Районда өч музей бар – үзәктә туган якны өйрәнү музее. Комыргуҗа авылында Шиһабетдин Мәрҗани музее. Күлле Киме авылында Сибгат Хәким музее. Моннан тыш, район мәктәпләрендә дә музейлар эшләп килә.


Нет комментариев