92 яшьлек бабай гомерендә беренче тапкыр өйләнгән
Соңгы хәбәрләр

92 яшьлек бабай гомерендә беренче тапкыр өйләнгән

Бабайның кәләшенә 55 яшь.

Ростов-Донда яшәүче Николай Хореновичка – 92, кәләше Ольга Васильевнага – 55 яшь. Бу хакта “24 НТР” Ростов өлкәсе ЗАГС идарәсенең рәсми төркемендәге хәбәргә таянып яза.

 Николай Хоренович гомере буе буйдак булып яшәгән. Ә менә чираттагы туган көнен өйләнгән кеше буларак билгеләп үтәргә булган. Ул үзенең хатыны Ольга Васильевнаны, хатын-кыз эталонының гәүдәләнеше, дип бәяли.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев