Әбием киңәшләре
Унике бала тапкан, кызының ятим калган ике баласын тәрбияләгән, тормыш юлына акыллы киңәшләре белән фатихасын биргән әбием рухына багышлыйм.
Бүген көн шундый матур булды. Өй тирәсендаге эшләрне эшләп арыган Кәримә эскәмиягә барып утырды. Битен кояшка куеп, чәчләрен таратып, иркәләнеп алды. Чәчләрен җылы җил сыйпады, кояш нурлары битен, күзләрен үпте. Табигать кочагында тирбәлеп үскән бала булганлыктан, авыл тормышы җиңел булмаса да, авылны яратты Кәримә. Ире белән дә авылда яшәп калдылар. Балаларының комлыкта уйнаганнарын күзәтеп утырганда, иренең эштән кайтыр вакыты җиткәне кылт итеп исенә төште. Ашы бешкән, борчыласы юк. Тик ипи бетеп киткән, ипи алырга дип, тиз генә барып кайтырга ниятләп, кибеткә йөгерде. Кибеткә килеп җитәрәк авылның атказанган ике гайбәтчесенә тап булды.Һәрнәрсәдән гайбәт ясаган хатыннар аның каршына ала каргалар сыман “очып килеп төште” Кибеттән чыгып килүче Мәрхәбәгә төртеп ысылдадылар:
- Малайкаем, шушы хатын синең Фидаилең тирәсендә чытыклана бит!
- Әйе, үзебез күрдек!
Бер Мәрхәбәгә, бер гайбәтчеләргә карап катып калды Кәримә.Эчендә җеннәр улады, аларны тышка чыгарырмын дигәндә генә, әбисенең сүзләре исенә төште: “Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә, балам!” Үзендә елмаерга көч табып:
- Ул да хатын кыз бит, җаны бар. Чытыкланса да гөнаһ түгел, - дигән җавабын гайбәтчеләр көтмәгән иде. Тынып калдылар. Кибеттән ипи алып чыгып, ачуыннан ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде хатын. Кайткан хутка лапас артына чыгып, “бүре булып улады”. Үкереп елавына этләре дә кушылып, ярсып өрә башлады. Ачуыннан үзалдына:
- Ничек мине, алма бөртегедәй хатынын ничек Мәрхәбәгә алыштырган ул? Менә ни өчен аның миңа карата назлары кимегән икән! Мин бит аңа, бала ярата диеп, биш бала таптым.
Тукта, әбисе нәрсә дип әйтә иде әле? “Ничә бала тапсаң, ирең белән ара шул кадәр ерагая, кызым!”- дия иде шул. “Мин үзем иремә игүтибарымны киметмәдемме икән”, - дигән уй төште аның башына. Фидаиле бала сөя дип, бер- бер артлы өч малай, ике кыз тудырды.Кайнанасы иртә вафат булды, ире көне буе эштә. 18 яшьтә кияүгә чыкканнан бирле бала карый, бала бага.Көне буе чатыр чапкан хатынның ирне иркәләргә вакыты да, хәле дә калмый. “Нигә ул турыда сүз кузгалтмый икән үзе?”, -дип аптырады Кәримә. Бер- берсен бик ярата иде бит алар.Фидаиле йөргән эзләренә кадәр үбә иде, дисәң дә ялгыш булмас. Кәримәнең Фидаилдән унике яшькә кечерәк булуы аркасында гына егетнең сүз башларга кыюлыгы җитмәгән. Үзе Фидаилнең игътибарын тоя башлагач, аңа күзе төште, соңыннан чын йөрәктән гашыйк булды. Һәм Кәримә үзе беренче адымны ясады. Әбисе аның бу гамәленә каршы:
- Ир бирмәк җан бирмәк1- дип җаваплаган иде. Хәзер дә Кәримә шул сүзне кабат- кабат әйтеп, иренә булган ачуын онытып тынычланырга тырышты. Битләрен юды да ирен кояш кебек балкып, елмаеп каршылады. Беренче тапкыр күргәндәй сөеп каравына, йомшак беләкләре белән муенын кочып үбүенә Фидаиле каршы тора алмады. Киң җилкәле, озын буйлы иренең кочагында эреп бетте хатын. Хатыныннан моны өмет итмәгән ире “нәни кошчыгым”, -дип пышылдады.
- Күктәге торнага өметләнеп, кулындагы чыпчыкны ычкындыра күрмә, җаным, дип җавап кайтарды аңа иркә хатыны.
Сөю төненең назларыннан көчкә айнып, Кәримә иртәнге биштә сыер саварга чыкты да, кыйблага карап:
- Урының оҗмахта булсын, әбием. Киңәшләрен өчен рәхмәт сиңа, диде. Күңелендә сихри тынычлык урнашты. Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын, дигән сүзләрнең мәгънәсенә дә тирәнрәк төшенде, бугай.
Эльмира Василова.
Олы Әтнә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев