Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Агачтан могҗиза тудыручы

2023 ел –Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Әтнә үзәк китапханәсенә районыбызның дәрәҗәле, хөрмәткә лаек шәхесе белән очрашу узды.

      Әтнә үзәк китапханәсенә районыбызның дәрәҗәле, хөрмәткә лаек шәхесе, Татарстан һәм Россия Федерациясенең  атказанган мал табибы,  хәзерге вакытта Күңгәр авылында имам вазифасын башкаручы, агач эшләнмәләр остасы – Әтнә районы Түбән Шашы авылында яшәүче Мәхмүт абый Хәкимҗановның “Агачтан могҗиза тудыручы!” исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Аның күңел җылысын биреп, агачтан уеп эшләгән иҗат җимешләре – әкият геройлары белән танышырга Олы Әтнә урта мәктәбенең 7 А һәм 7Б сыйныф укучылары килделәр. Мәхмүт абый зәвыклы, кабатланмас эшләнмәләре белән таныштырды, һәрберсенең эшләнү тарихы, нинди материаллар, кораллар куллануы турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев