Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әкиятләрнең нигезендә чынбарлык, реаль фактлар ята дип саный галимнәр

Әкиятләр дөньясында\Башлангыч мәктәптә ярыйсы гына укырга өйрәнгәч, иптәш малайлар белән Яңа Шашы авылыннан Иске Җогыптагы китапханәгә барып, кызыксындырган китаплар алып кайтып укый башладык.

Араларында әкият китаплары да була иде. Беренче телевизорны да Иске Җогып авылы клубында  күрдек. Кечкенә генә экранда ниндидер томанлы сүрәтләр. Үзебезнең авылда элекке мәчет  бинасында зур экраннан кинолар карыйбыз, кул селтәп кайтып киттек. Кем  уйлаган  берничә  дистә  елдан өй саен зур төсле телевизорлардан бөтен дөньяны күзләрбез дип, шул исәптән төрле әкиятләрне дә. 1964 елда дип хәтерлим. Яңа Шашы авылындагы элекке Хәкимҗан бай йортындагы урам як ярымподвалда китапханә эшли башлады, икенче ягында фельдшер Кафия апа Шакированың бүлмәсе иде.

   Ул әкият китаплары эченә кереп китсәң, андагы диюләр, пәриләр, албастылыр, убырлар, җеннәр  һәм башка персонажлардан аерылып булмый. Шуның өстенә алар төнлә төшкә дә кереп йөдәтәләр.  Тукайның “шагыйрәнә ялган  ул” дигән шигырь юлы гына куркуны баса, ләкин аның су анасы турындагы шигыре бар бит әле. Анысы да әкият кенәме, әллә чынбарлыкмы?. Телевизордан  “РенТВ” каналыннан бик күп кызыклы хәлләр турында сөйлиләр, шул исәптән диңгезләрдә аяклары  урынына балыкныкы кебек койрыклы хатын-кызлар очраткан кешеләр хакында да. Язучы Н.В.Гогольнең “Вий” дигән әсәре буенча ясалган телефильмны карагач күп тапкырлар төнлә  куркып  уяна идем. Соңрак фильмны төшерүдә катнашкан артистлар, операторларның һәм башкаларның  гомерләре бик кыска булуы турында язып чыктылар.

 Хәзерге  галимнәрнең  кайберләре  күп  кенә  әкиятләрнең  нигезендә  чынбарлык, реаль  фактлар  ята  дип  саныйлар, борынгы  заман  кешеләрендә  фантазия  хисе  булмаган,  алар  нәрсә  күргәннәр,  шул  турыда  сөйләгән  булырга  тиешләр  дип  саныйлар. Хәзер   телевизордан  диңгез  һәм  океаннардагы  штормнардан  соң  ярда  яткан фәнгә  билгеле  булмаган  төрле  җан  ияләре  мәетләрен  күрсәтәләр, бәлкем  аларның  кайберләре  мутантлардыр. Чупакабра  дип  аталган  җитез  ерткыч  кына  да  кешеләргә күпме  зыян  салды  һәм  сала.

Рус халык әкиятләре

Рус  халкы  әкиятләре  арасында  өч  башлы, авызыннан  ут  чәчүче  Змей  Горыныч  дип  аталган  тискәре  персонаж  бар. Ләкин  руслар  христиан  динен  кабул  иткәнче  ул  аңа  уңай  караш  булган  бер  генә  башлы  ут  белән  идарә  итүче,  сугышларда  шул  халыкка  булышучы   әкияти  баһадир  булган. Борынгы  греклар   безнең  эрага   кадәр  4 – гасырда  агач  торба аша  һава  басымы  ярдәмендә дошманнарына  нефть  һәм  яна  торган   башка  матдәләр  кушылган янучы  сыеклык  сиптергәннәр, соңрак  византиялеләр  673 – елда   мехлар  белән һава  басымы  тудырып бакыр  сифоннар  аша үз  корабларыннан  һөҗүм  итүче  гарәп  корабларына,  соңрак  рус  корабларына  да  шуны  сиптереп  аларны  яндырганнар, болар  хәзерге  огнемётларның  борынгы  вариантлары  булганнар. Немецлар  да  Икенче Бөтендөнья  сугышы  вакытында  огнемётлар  кулланганын  киноларда  күреп  беләбез,  американнар  да  Вьетнамдагы  һәм  башка  сугышларда  напалм  кулландылар.  Христиан  дине  яхшылап  тамыр  җибәрә  башлагач  аның  руханилары  мәҗүси  динне  җиңү  өчен  аны  тырышып  каралтканнар, тәнкыйтьләгәннәр,  шул  исәптән  әкияти  баһадирны  тискәре  сыйфатлы  Змей  Горынычка  әйләндергәннәр. Яңа  диндәге  баһадирларның   өч  авызыннан  ут  яудырган  аждаһага  каршы  көрәше   әкиятләр  китапларында  да,  фильмнарда, мультфильмнарда  да  күп  тасвирлана.    Әлбәттә  андый  хәлләр  башка  диннәрдә  дә  булган.

Швеция  язучысы   20.11.1858 – 16.03.1936 елларда  яшәгән  Сельма  Лагерлёф  исемле  хатын – кыз, әдәбият  буенча  Нобель  премиясе  лауреаты,  мәктәп  балаларын  география,тарих  фәннәре,  төрле  швед  легендалары  белән  күбрәк  кызыксындыру  өчен  “Нильсның  кыргый  казлар  белән  маҗаралы  сәяхәте”  дигән  әкият  китабын  яза, ул  1 – класс  балаларына  хрестоматик  дәреслек  кебек  басылган  булса  да,  башка  класс  балалары  да  аны  яратып  укыганнар.

  Кыскача  гына  язганда  әкиятнең  эчтәлеге: - Нильс  исемле  малай  ялкау, тәртипсез,  начар  укый,  әти – әнисен  тыңламый,  бервакыт  ул  боҗралы  ятьмәгә  гномны  эләктерә, гномның  үтенечен  санламый,  аны  иреккә  чыгармый.  Ачуы  чыккан  гном  малайга  карап  хикмәтле  сүзләр  әйтә,  Нильсның  буе  мизгел  эчендә  гномныкы  кебек  кечерәя,  ул  каз  аркасына  үрмәләп  менеп,  очып  киткән  кош  аркасында  сәяхәт  итә, астагы  швед  авылларын  карап  бара, күп  маҗаралар  кичереп  кире  өйләренә  тәртипле, тырыш  малай  булып  кайта.  Гном  аның  буен  хикмәтле  сүзләр  әйтеп   элекке  хәленә  кайтара, малай ата – анасы  белән  яхшы  мөнәсәбәтлегә  әйләнә,  мәктәптә  яхшы  укый  башлый. Китапта  Нильсның  сәяхәт  вакытында  күргән  авыл  исемнәре  атала, әкиятне  укыган  балалар  чыннын  да  география, тарих  фәннәрен  яхшырак  үзләштерә  башлыйлар.     

“Түбәдә  яшәүче  Карлсон” 

Швеция  язучысы, 14.11.1907 – 28.01.2002 елларда  яшәгән Астрид  Линдгрен  исемле  хатын  - кызның  “Түбәдә  яшәүче  Карлсон”  дигән  әкиятен  укымаган  яисә  мультфильмын  карамаган  кешеләр  бик  сирәктер.  Берничә  дистә  ел  элек  үзгәртеп  кору җилләре  ул  әкият  героеның  тулы  исеме  “Карлссон”, ягъни  “Карл  улы”  булуы  турында  хәбәр  алып  килделәр. Менә  шул  шук  Карл  малае  Швециянең  үзендә  бик  популяр  түгел  икән,  моны  әдәбият   һәм тарих  белгечләре   язучы  Астрид  Линдгренның   заманында  Алман  илендә  барлыкка  килгән,  үзләрен    национал - социалистлар  дип  атаган  бәндәләргә  уңай  карашлы  булуы  аркасында  дип  саныйлар. Тарихтан  билгеле  булганча, Адольф  Гитлерның  иң  якын  көрәштәше  Герман  Геринг  1923 – елда  Мюнхен  шәһәрендә  аңа  путч  оештырырга  булыша, “сыра  путчын”  полиция  бастыра,  ике  пуля  ярасы  алган  Геринг  башта  Австрияга,  аннан  соң  Швециягә  качып  китә.  Швециядә  ул  өстә  аталган  Астрид  белән  таныша, белгечләр  фикеренчә  әкияти  Карлссон  идеясе  язучы  хатынга  шул  нацист  белән  аралашкач  килә. Геринг  аңа  балачактан  ук  авиацияне  яратуы,  үзенең  аркасына  пропеллер  куеп  очып  йөрисе  килүе  турында  сөйли,  Карлссонның  “спокойсвие,  только  спокойствие”  һәм  “пустяки, это  дело  җитейское” дигән  сүзләре  дә  ул  нацистның   яраткан  сүзләре  була.  Ул  кыска  буйлы  булган, тәмле  әйберләр  ашарга  яраткан  һәм  Карлссон  кебек  симез  бәндәгә  әйләнгән. Геринг  әле  Швециядә  1925 – елда  булган  авиация  ярышларында  да  катнаша. Әлбәттә  бер  пропеллер  белән  әкияттә  генә  очып  була,  чынбарлыкта  очканда Карлссон  үзе  дә  әйләнә  башлар  иде,  юкка  гына  вертолёт  коерыгында  кечкенә  аркылы  пропеллер  тормый,  кайберләрендә  бер  күчәрдә  ике  пропеллер  төрле  якка  әйләнәләр. Шунысын  да  әйтергә  кирәк, башта  укытучы  Бенито  Муссолини  тырышлыгы  белән  Италиядә  фашистлар  оешмасы  барлыкка  килсә, Америкада,  Англиядә, Франциядә  һәм  башка  капиталистик  илләрдә  дә  шундый  ук  оешмалар  барлыкка  килгән, әлбәттә  ул  оешмаларны  үзләрендә  Россиядәге  кебек  революция  булуын  теләмәгән  бай  катлам  оештырган, финанслаган. Нейтраль  ил  булып  саналган  Швециядән    генә  дә  СССРга  каршы  сугышта  5000 нән  артык  сугышчы  катнашкан.

Советлар  илендә  ул  түбәдә  яшәүче  турында  балалар  өчен  театрларда  да  спектакльләр  була  иде,  аны  иң  яхшы  уйнаучыларның  берсе  22.10.1926 – 17.05.2005 – елларда  яшәгән  театр  һәм  кино  артисты  Спартак  Мишулин  дип  әйтеп  була. Артистка   борынгы  Рим  дәүләте  тарихын  яратучы  тарихчы  бабасы  гладиаторлар  һәм  коллар  восстаниесен  оештырган  легендар  Спартак  исемен  куштыра, Мишулин  йөзе  белән  дә  Г.Герингка  шактый  охшаган.

 Француз  Шарль  Перро  12.01.1628 – 16.05.1703 елларда  яшәгән,  күп  кенә  әкиятләр  авторы  дип  саналса  да,  заманында  аның  өйләре  чормасыннан  улының  кулы  белән  әкиятләр  язылган  дәфтәрләр  табуы  турындагы  мәкалә  укырга  туры  килде. Малайны  тәрбия  кылучы  гувернантка  аңа  күп  француз  халкы  телендә  булган  әкиятләр  сөйләгән, тегесе  язарга  өйрәнгәч  аларны  кәгазьгә  терки  башлаган.  Соңрак  дәфтәрләрне  тапкан  Шарль  Перро  ул  әкиятләрне  типографиягә  илтеп  биргән, үз  исеме  белән  китап  бастырткан. “Красная  шапочка”  әкиятенең  халык  телендә  берничә  төре  булган,  аларда  тупас  җенси  мөнәсәбәтләр   турында  да  сөйләнгән. Ул  әкиятне  балалар  укырлык  итеп  үзгәртү  өчен  1671 – елдан  Француз  академиясе  әгъзасы  булган  Перрога  үз  иленең   короленә  мөрәҗәгать  итәргә  туры  килгән.  Шунсын  да  әйтергә  кирәк, безнең  заманда  пирожкиларны  киресенчә әбиләр  үзләренең  оныкларына  ташыйлар...

Шул ук  Перро  китабындагы  “Золушка”  әкиятендәге  үги  кыз  балга  чынлыкта  аякларына  хрусталь  түгел, ә  кырыйларына  мех  кисәкләре  куеп  күннән  тегелгән  башмаклар  киеп  барган  булган. Француз  телендә  ике  материал  исеме  бер – берсенә  нык  охшаганнар,   шуңа  әкиятне  рус  теленә  тәрҗемә  итүче  ялгышып   кызга  хрусталь  түфлиләр  киерткән. Билгеле  булганча  хрусталь  составында  49 процентка  кадәрле  каракургаш  окисе(оксиды)  була, һәм  ул  авыр  туфлиләр  белән  аяк  авырттырып  шак – шок  басып  кына  йөреп  була. Шуның  өстенә  каракургаш  кеше  өчен  зыянлы  авыр  металл  булып  исәпләнә, пыяла  да  тиз  ватылучан. Элек  төньяктагы  диңгезләрдә  кышын  шхуналары  бозга  катып  калган  диңгезчеләр  каракургаш  белән  ябыштырылган  калай  банкаларга  салынган  консервлар  белән  тукланганнар,  бераз  вакыт  үткәч  ризыкларуна  үтеп  кергән  каракургаш  аркасында  акылдан  язып  боз  буйлап  чыгып  киткәннәр, туңып  үлгәннәр. Шуңа  да  экологлар  хрусталь  савытлардан  ашамаска  кушалар. Элек  кешеләрдә  караңгы  вакытта  якта  булып  торган  болан  яки  башка  җанвар  сыннары, кул  сәгатендә  төнлә  дә  вакытны  карап  белеп  булучы  яктырып  торучы  стрелкалар, саннар  була  иде. Олы  Әтнәдәге  мәктәптә  укыганда  “военное  дело” дәресләрен  алып  барган мәрхум  Виюль  абый  Мөхәммәтшин  узенең  шундый  кул  сәгатен  радиация  детекторы  янына  якын  китерде  һәм  детектор  чытырдый  башлады.  Димәк  төнлә  яктырып  торган  сыннарда, стрелкаларда  радиоактив  матдә  булган  һәм  ул  кеше  сәламәтлегенә  күпмедер  зыян  салган  һәм  сала.  Экологлар  андый  әйберләрдән  котылырга тәкдим  итәләр.  

Ганс Андерсен

Дания  иле  язучысы,  күп  әкиятләр  язган, 02.04.1805 – 04.08.1875 елларда  яшәгән Ганс  Христиан  Андерсон  төрле  җирләрдә  булып  халык  телендә  булгән  әкиятләрне  язып  алган,  ул  бала  вакыттан  дислекция  дип  аталган  генетик  авырулы  булган, андый  кешеләр  күп  сүзләрне  дөрес  итеп  яза  алмыйлар, инглиз  хатыны  Агата  Кристи  да  шулай  авырган,  аларның  язган  сүзләрен  дөресләп  чыгу  өчен  типографиядә  эшләүчеләргә  күп  вакыт, көч  кирәк  булган. Агата  Кристи  башта  төрле  төстәге  җепләрдән  әйберләр  бәйләргә  теләгән,  мулине  таба  алмагач  детектив  әсәрләр  яза  башлаган, ул  дөньяда  әсәрләре  иң  күп  телләргә  тәрҗемә  ителгән,  китаплар  тиражы  буенча  да  беренче  булган  хатын – кыз. Андерсон  “Әкият – балалар  күзләрендә  ут  булып  янучы  алтын  ул”  дип  әйтә  торган  булган.      

Немец  теле  белгечләре, 18 – 19 гасырларда  яшәгән   абыйлы-энеле  Гриммнар  шулай  ук  күп  әкиятләрне  җыеп, эшкәртеп  бастыралар. Алар  бертуган  9  ир  бала  булалар, шуларның  икесе  генә  тел  галимнәре, әкиятчеләр  булып  дөньяга  танылалар. Алар  бастырган  әкиятләрнең  бер  өлеше  шактый  куркыныч  хәлләрне  тасвирлый.                                   

 Чехия  илендә  бер  аристократ  хатын  белән  таныша, ул  хатын  аңа  үзләренәң  руднигы  турында  сөйли. Кирәкле  руданы  тапканчы  эшчеләргә  шактый  озын  җир  асты  юллары  ясарга  туры  килгән, хуҗалар  эшкә  кечкенә  буйлы  ябык  кешеләрне,  руда  ташырга  балаларны  да  җәлеп  иткәннәр. Тар, тәбәнәк  юллар  арзангарак  төшкән, эшчеләр  анда иелеп    кенә  йөри  алганнар, озак  эшләгәннәре  бөкре  булып  та  калганнар. Менә  шул  хәлләргә   нигезләп  Гриммнар  “Белоснежка  и  семь  гномов”  дип  аталган  әкият  язалар, әкият  геройлары – аристократ  хатын  һәм  гномнарга  охшаган  эшчеләр. Әкиятнең   үзгәрәге  дә  бар, интернеттан  укырга  була.Шунысын  да  әйтергә  кирәк,  Россиянең  үзәгендәге  бер  өлкәдә  элек  бик  кечкенә  буйлы  гномнарга  охшаган  кешеләр  яшәгәнлеге  турында  дистә  ел  элек  телевизордан  РЭН – тв  каналыннан  сөйләгәннәр  иде.

 “Мең  дә  бер  кичә”  дип  аталган  әкиятләр  җыентыгын  укып  чыгу  өчен  күп  вакыт  кирәк,  гарәпләр  аны  Персия ( 1935 – елдан  Иран) халкының  “Хезар  Афсане” дип  аталган  әкиятләр  җыентыгыннан  тәрҗемә  иткәннәр, кайбер  белгечләр  әкиятләрнең  яртысын  француз  Антуан  Галлан  уйлап  чыгарып  язган  саныйлар. Гарәпчәдән   француз  теленә  Галлан  тәрҗемәсеннән  соң  язылган  өлеше  беренчесеннән  язу  ысулы  аерылып  тора  икән. Икенче  өлеш  персонажлары  гарәп  хәлифләре  Аладдин(Галәүтдин) һәм  тагын  кайберләре  дип  санала,  Галлан  әкиятләрне  1704 – 1717 – елларда  бастырып  чыгара.                                                                                                                                                                                                                 

“Бармалей” дип  аталган  балалар  өчен  әкиятне  19.03.1882 – 28.10.1969 – елларда  яшәгән  рус  язучысы  Корней  Чуковский(Николай  Корнейчуков)  яза  һәм  1925 – елда  ул  мәтбугатта  басылып  чыга. Язучы  Мәскәү  урамнары  буйлап  йөргәндә  бер  зур  булмаган  урамга  керә  һәм  аның  табличкасын  укып “Бармалеев”  дигән  исем  йөртүен  ачыклый.  Урамга  исем  Бармалиев  фамилияле  татар  сәүдәгәре  хөрмәтенә  бирелгән  була. Ул  кеше  иганәче  булып  шәһәргә  зур  файда  китергән  булса  кирәк. Бу  әкиятне  укымаган  кеше  аздыр, Чуковский  балаларны  Африкага  бармаска  өнди,  андагы  куркыныч  җанварларны  атый, усал  разбойник  Бармалейның  да  шунда  булуын  яза.  Тик  шук  бер  Ваня  исемле ир  бала  һәм  Таня  исемле  кыз  бала  аның  һәм  ата - анасының сүзләренә  колак  салмыйча  Африкага  китеп  баралар  һәм  бегемот  кычкырып  чакырып  китергән  Бармалейның  кулына  эләгәләр. Бармалей  учак  ягып  җибәреп аларны  коткарырга  дип  очып  килгән  доктор  Айболитны  утка  ташлый. Айболитның  кычкырганын  ишеткән  маймыл  крокодилны  алып  килә, соңгысы  Бармалейны  йотып  җибәрә. Крокодил  эченнән  аның  начар  гадәтләрен  ташларга  теләгәнен  ишеткән  балалар  кызганып  Бармалейны  кире  чыгаруны  сорыйлар.Тоткынлыктан  котылган  Бармалей  балаларның  һәм  докторның  дусты  булып  китә, алар  кире  өйләренә  кайталартар, балалар  ата - аналарына  башка  тәртип  бозмаска  вәгъдә  итәләр.            

Бөекбританиядә  27.01.1832 – 14.01.1898 елларда  яшәгән  Чарльз  Лютвидж  Доджсон  исемле  кеше “Льюис  Керрол”  псевдонимы  белән  “Алиса  могҗизалар  илендә”  һәм  соңрак “Алиса  Көзге  артындагы  илдә”  дигән әкиятләр  язып  аларны  бастырып  чыгара. Легенда  буенча  шул  илнең  королевасы  Виктория әкиятләрне  укып  чыккач, алар  аның  күңеленә  хуш  киләләр һәм  королева хезмәтчеләренә  авторның  башка  китапларын  да  алып  килергә  куша. Тегеләр  королева  каршына  шактый  күп  китаплар  китереп  куялар  һәм  алар  барысы  да  Оксфорд  университеты  профессоры  Чарльз  Людвид  Додсонның  математика  китаплары  булып  чыгалар. Әкиятләрдәге  Алиса  исемле  кыз  университетның  деканы, Чарльзның  дусты  Генри  Лидделлның  10  яшьлек  кызы,  тагын  ике  кызлары  да  әкият  персонажлары  булып    китәләр.  Алиса  кроликның  җирдәге  оя  тишегенә  егылып  төшеп  китә  һәм  җир  астындагы  сихри  дөньяга  эләгә...

 ХХ гасыр  азагына  кадәр   бер  күзле  циклопларны  без   мифология  җимеше, әкият  дип  кенә  кабул  итә  идек. АКШның  Техас  штатында  отпуск  вакытында  Биг – Бенд - Кантрида  ял  иткәндә  палеонтологлар  Виктор  Почико  һәм  Мартин  Фрид  кызыксынып  бер  мәгарәгә  керәләр,  алар  анда  буе  2.5  метр,  авырлыгы  өч  центнер  чамасы  булган  җан  иясенең  скелетын  табалар. Баш  сөягендә  аның  бер  генә  күз  тишеге  була, сөякләрнең  яше  10  мең  ел  чамасы.  Башта  башка  галимнәр  бу  хәбәрне  ахмак  шаяру  дип  кенә  кабул  итәләр. Ләкин  табылдыкны  яхшылап  өйрәнеп  ул  җан  иясенең  тышкы  кыяфәтен  ясагач, ул  мифлардагы  циклопка  бик  нык  охшаган  булып  чыга.

Җәүдәт Мәгъсүмов, Олы Әтнә авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев