Алкоголь – замана чире
Проблема безнең районда ни дәрәҗәдә кискен тора?
Алкоголь – замана чире. Проблема безнең районда ни дәрәҗәдә кискен тора? Бу уңайдан газета укучыларыбыз арасында сораштыру уздырып, аларның фикерен белергә булдык.
Раушания Әхмәтова, Түбән Шашы авылы.

– Авылларда алкоголь кулланучылар юк димәс идем, тик шулай да аларның саны элекке еллардагыдан күпкә аз хәзер. Сер түгел, аракы белән күбрәк ихтыяр көче җитмәүче ирләр дуслаша. Ул бит сазлык кебек: бер ялгыш адым ясадыңмы, үзенә суырып ала. Шуның аркасында күпме гаиләләр таркала, күпме кеше фаҗигага дучар була. Әлхәмдүлилләһ, якын туганнарым арасында бу чир белән интегүчеләр юк.
Алкоголь куллануны ничек киметәсен күз алдына да китермим. Әгәр аракыны кибеттә сатмасалар, перегон, самогон куучылар бизнес ачар дип уйлыйм. Бәлки, гарәп илләрендәге законны кертсәләр, адәм баласы айныр иде.
Хәмит Кадимов, Түбән Көек авылы.

– Авылда гына түгел, шәһәрдә дә алкоголь кулланучылар нык кимеде. Хәзер күпчелек яхшы аңлый: алкоголь, беренчедән, кулланучының сәламәтлегенә зур зыян сала, икенчедән, бик күп гаиләләр таркала. Якыннарым, дусларым арасында, Аллаһка шөкер, чамасыз хәмер кулланучылар юк. Аннан соң, билгеле факт бит – алкогольне күп куллану кешенең ихтыяр көченә бәйле. Кыскасы, сау-сәламәт булыйк, матур яшик, җәмәгать.
Алсу Мәрдәнова, Олы Мәңгәр авылы.

– Минем фикерем бераз үзенчәлекле тоелыр, бәлки. Авылларда алкоголь кулланучылар әле дә күп дип әйтмәс идем. Аны чама белән генә куллансалар, зыяны юк дип саныйм. Әмма кабат проблема – хәзер чиста алкоголь юк бугай ул. Аны кулланган кеше бу баткаклыкка чумганнан чума гына. Гаиләсен, эшен, дусларын, үзенә булган ышанычын югалта. Ә соңгы елларда алкоголь кулланучылар саны кимеде, минемчә. Чөнки элекке кебек, кемгәдер бер “ярты”га нидер эшләп, болганып йөрүчеләр юк. Эшләгән эшләренә тиешле хакын сорап алалар. Минем якыннарым арасында да булды ул чир белән авыручылар. Ләкин Аллаһның рәхмәте белән котылдылар.
Алкоголь куллануны бары хөкүмәт кенә киметә алыр дип уйламыйм. Беренчедән, ул зур керем китерү чыганагы, икенчедән, аны кулланырга яратучылар, барыбер дә, сатып алу юлын табачаклар.
Айгөл Фәйзиева, Күәм авылы.

– Элекке чордагы кебек күп булмаса да, авылларда алкоголь эчемлекләр кулланучылар бар әле. Әллә аңламыйлар, әллә аңларга теләмиләр: организм өчен зыяны гаять зур бит аның. Шөкер, соңгы елларда исерек хәлдә йөрүчеләр шактый кимеде. Аннан да бигрәк, якыннарым, танышларым арасында андый затлар булмауга куанам. Ә гомумән алсак, бу – илкүләм проблема, әгәр кешенең үз аңында булмаса, аны эчүдән туктату мөмкин түгел дип саныйм.
Рүзәл Абдуллин, Күәм авылы.

– Шөкер, хәзер элекке сыман күп эчмиләр. Яшәү шартлары, бөтен яшәешебез үзе үк шуңа этәрә. Гомумән, баш ташлап эчү ярамый да ул. Андыйлар, кызганычка каршы, озын гомерле булмыйлар да. Яшьрәк чакта мин үзем дә эчкәләдем, әмма тиешенчә күләмдә генә кулландым. Һәр нәрсәнең, эчүнең генә түгел, ашауның да тиешле күләме булырга тиеш.
Диләрә Таһирова, Әйшияз авылы.

– Безнең авылда алкоголь эчемлек кулланучылар юк, Аллаһка шөкер. Минемчә, алкоголь көчле психотроп матдә ул, кешенең физик, рухи халәтенә һәм үз-үзен тотышына нык тәэсир итә. Зур күләмдә алкоголь куллану баш миенә һәм эчке органнарга нык зыян сала, беренче чиратта, бавыр эштән чыга. Кеше болай да йокысызлыктан интегә, алкоголь бу халәтне тагын да кискенләштерә. Ярый әле соңгы елларда андыйларның саны нык кимеде. Алкоголь куллануны башка шөгыль белән дә алыштырырга була. Әйтик, спорт, җыр, бию тагын да күбрәк адреналин бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев