Әтнә авылларында көтү чыгамы?
Ничек яшисең авыл? Авыл җирлекләре җитәкчеләреннән сораштык.
Районыбыз авылларында мал-туарлар көтүгә чыга башладылар. Көтү чыгу — авыл өчен үзе бер әһәмиятле вакыйга инде ул.
Авылның бер башыннан көтүченең чыбыркы шартлаткан тавышы ишетелә, ул ара да сыерлар мөгрәп куя. Хуҗа кеше капка алдына чыгып, алар янына якынлашкан көтүне сабыр гына көтеп тора. Аннары капка ишеген ачып, үз малын да чыгарып җибәрә. Бүген көтүнең беренче көне түгел, терлекләр дә инде көтәргә ияләшкәннәр. Чыбыркы тавышыннан да шүрлиләр. Ә менә авылда беренче көн көтү чыгару — үзе бер вакыйга. Терлекне җитәкләп капкадан чыгуга, кемнекедер сырт күтәреп чаба башлый, кемнекедер хуҗасын өстерәп алып китә, кайсыберәүнеке иркенгә чыгу шатлыгыннан тояклары белән җир казырга керешә. Уеннан уймак чыгарып, сөзешеп, мө¬гез сындырулар, берсен-бер¬се җәрәхәтләүләр дә, яр буенда ләмгә батып калулар да, куе агачлыкларга кереп "качышлы уйнау«лар да... — тагын әллә ниләр була беренче көндә. Болар барысы да исемдә калганнар. Хәзер мал-туар асрамыйбыз. Хәер, мөмкинлеге дә юк.
Ә районыбыз авылларында көтүләр чыгамы икән? Маллар саны кимемәгәнме? Бүгенге көндә көтүче табу авырмы? Электр-көтүче алучылар бармы? Шул сораулар белән җирлек башлыкларына мөрәҗәгать иттем.
Гөлүсә Рәхимҗанова, Күңгәр авыл җирлеге башлыгы:
— Күшәр авылында көтү чыкканга ун көн инде. Аллаһка шөкер, ике якта да көтү йөри. Хайван саны бер якта — 115, икенче якта — 119. Үз авылыбыз көтүчеләр көтә, икешәр көтүче. Түбән Шашы да көтү чыкты, ике егет тә җирлекнеке. Узган ел да матур итеп көткәннәр иде. Быел да көтәчәкләр Аллаһы теләсә. Барысы — 110 баш терлек. Күңгәрнеке дә шушы көннәрдә чыкты, үзебезнең егетләр көтәсе. Хайван саны 95 тирәсе. Югары Шашы авылында 40 сыер бар. Анда электр көтүче. Үзләре көйләделәр.
Фәридә Филатова, Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы:
— Көтү Олы Мәңгәрдә 14 май көнне чыкты. Иске Мәңгәр һәм Бахтияр авылларында көтүне «электр көтүчеләр» көтә. Олы Мәңгардә ике егет хуҗалык көтүендә. 80 гә якын сыер һәм тана йөри. Киласе айларда баш саны күбрәк булыр дип уйлыйм, чөнки буаз маллар байтак, шушы айда бозаулыйсы. Сарыклар да бар көтүдә. Аллаһга шөкер, чиратка калмады дип куанабыз. Исән-сау көтеп кенә чыксыннар. Болында печән җитәрлек. Алдагы елларда июнь аенда гына чыгу мөмкин була иде, чөнки болында юеш. Быел җәй иртәрәк килде, болын да тизрәк кипте. Ел саен күмәк хужалык ярдәме белән Симет елгасына агып төшкән инеш аша чыгу өчен бөя яңартылып эшләнә. Быел аның кырыена маллар төшеп китмәсен өчен киртә дә эшләнеп куелды. Һичшиксез, көтүне вакытында чыгару, хуҗалык маллары тук булу мөмкинлеген булдыруны күмәк хуҗалык ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмый. Аллаһка тапшырдык, җәйләр имин булсын, малларыбыз исән-сау булып, йөреп кенә торсын инде.
Фәнис Низамиев, Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы:
— Көтү чыкмаган авыл юк. Төрекләр, Комыргуҗа, Мәрҗән авылларында көтү чыкты инде. Өч авылда да электр көтүчеләр. Халык үзе чыгара, үзе алып кайта.
Айрат Кашапов, Кышлау авыл җирлеге башлыгы:
— Күңелне борчыган сорау булды әле бу. Ник борчыган димен, кызганычка каршы, Кышлау авылында көтү чыгарып бетереп булмый әле. Көтүче юк. Көтүче белән барып чыкмаса, чиратка кала инде. Кызыл Утарда өченче елын электр көтүче — эш көйләнде. 26 баш терлек бар. Башка еллар белән чагыштырганда терлек саны кимеми үзе.
Хәмит Гәрәев, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы:
— Күлле Киме авылында көтүне үзебезнекеләр көтә елдагыча. Бер сыерга 1500 сум акча түлиләр, ашатасы-эчертәсе юк. Шуңа өстәп колхоз булыша. Акча да, сезон ахырында ике тонна ашлыгы да бирелә. Җирлегебездә бер фермер бар. Аның үзенең 38 сыеры, атлары бар. Ул арендага җир алып, электр көтүче белән көтә. Ары авылында күптәннән көтү чыкмый инде. Аларда җәй көне көтү көтеп булмый. Менә шушы июнь аенда гына көтәләр дә, июльдә эсселәр башлангач, сыерларны кертеп бетерәләр. Көтүче булганда да шулай иде. Чөнки кигәвеннәр борчый башлый. Кич белән генә чыгаралар. Бактачыда ике-өч кешедә сыер бар, алар элетр көтүче куйдылар.
Рәшит Хөснетдинов, Югары Сәрдә авыл җирлеге башлыгы:
— Бездә көтү 13 май көнне чыкты. Бүгенге көндә көтүдә 28 баш мөгезле эре терлек йөри. Шуның 23е — сыер, бишесе — тана. Буаз сыерлар да бар, тагын 8 сыер чыгар дип көтәбез. Барысы — 36 баш тирәсе йөрер дип торабыз көтүгә. Иң күп сыер асраучы хуҗалыклар бар. Рәмис Мөхетдинов, аның 12 баш хайваны көтүгә йөри. Барысы 40ка якын хайваны бар. Тагын күп терлек асраучы гаилә — Зиннур Маннапов, аның 6 хайваны көтүгә йөри. Бишенче елын электр көтүче бездә, ике көтү мәйданы бар. Башта берсендә ашатабыз, Анысын да азык кимегәч, икенчесенә кхүчерәбез. Халык белән чыгып җыештырабыз. Көтүне сыер башына карап көтәбез.
Азат Вәлиев, Өҗем авыл җирлеге башлыгы:
— Ташчишмәдә ике көтү чыга, берсендә — 73, икенчесендә 52 баш терлек йөри. Иске Өҗем авылында 45 баш терлек. Мокшы авылында 7-8 генә хайван бар. Анда һәркайсы электр көтүче белән эшли. Шөкер, көтүләр йөреп тора. Әмма бүгенге көндә көтүче табу бик авыр. Көтүче эзләп яңа елдан соң күрше республикага 5 тапкыр бардым.
Һәр авыл җирлеге белән элемтәгә чыктык. Кыскасы, районыбызның барлык авылларында да бүгенге көндә көтү чыга. Көтү җае һәр җирдә төрлечә: кайдадыр чираттан, кайдадыр читтән килгән кешеләр көтә, кайсыдыр җирлекнең үз кешеләре. Баш саны аз булган кечкенә авылларда, электр көтү белән көтү җаен тапканнар. Маллар узган еллар белән чагыштырганда әллә ни кимемәгән. Шулай да көтү чыкмаган берничә авыл бар. Ләкин анда халык мал асрамый, дип әйтеп булмый. Һәркайсының үз сәбәбе. Кемдер арканга гына куя, кемдер электр көтү белән көтә. Соңгы елларда сөт бәясе күтәрелгәч, авылларда баш санын да күпкә арттырганнар иде. Ә бүгенге көндә авыл халкының иң авырткан җире — сөт бәясенең бик түбән булуы. Һәркайсыбыз яхшы аңлый, мал асрау бик җиңел хезмәт түгел. Кышкы чорга азык әзерләү өчен дә җәй буе тик тормаска кирәк. Шул ук вакытта район күмәк хуҗалыкларының да ярдәме бик зур — бу үзе бер стимул. «Сөт бәясе күтәрелмәсә, терлек асрауның бер файдасы да калмый», дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә. Чыннан да, мал асрау җиңелдән түгел. Хезмәте күп. Авыл кешесенең тырышлыгы шулай түбән бәяләнүе булган стимулны да юкка чыгара шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев