Әтнә җире: Комыргуҗада - Шиһабетдин Мәрҗани, Күлле Кимедә - Сибгат Хәким, Күәмдә - Самат Шакир
Бүген дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара музейлар көнен билгеләп уза.
Әлеге бәйрәм 1977 елда Халыкара музейлар советы утырышында расланган булган. Шул көннән алып 18 май – безнең планетаның һәрбер почмагындагы барлык музей һәм аңа килүчеләр өчен истәлекле көн.
Әтнә районында Олы Әтнә авылында туган якны өйрәнү музее һәм аның ике филиалы – Комыргуҗа авылында Шиһабетдин Мәрҗани һәм Сибгат Хәким музейлары эшли.
Әтнә туган якны өйрәнү музее район үзәге Олы Әтнә авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы. Бу музей районыбызның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра.
Музейга 2009 елның 2 октябрендә нигез салына һәм 2010 елның 1 апреленнән эшли башлый. 2010 елның 24 февраленнән юридик зат булып теркәлә.
Музей урнашкан бина – 1850 елда төзелгән Гатаулла бай Даутов йорты комплексы – Татарстанның архитектура һәм мәдәни мирас исемлегенә кергән, Казан арты архитектура һәйкәлләренең берсе, районыбыз символы. Комплекс чардаклы ике катлы йорттан, мунча, кибет, койма һәм ике капкадан тора.
Музейда барысы 7 зал бар: “Авыл өе күренеше”, “Әтнә базары күренеше”, “Һөнәрчелек”, “Кала тавы”, “Дин бүлмәсе”, “Сәнгать бүлмәсе”, “Дан бүлмәсе”.
Комыргуҗа авылында күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртүче муниципаль мәдәният оешмасы – музей урнашкан. Музейда беренче чиратта 1818-1889 елларда яшәгән якташыбызның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Ерак тарихка күз салсак, музей 1992 елда оеша башлый һәм 2000 елның 2 октябрендә Комыргуҗа мәктәбендә рәсми ачыла. Аның гомуми мәйданы — 101,2 кв.м. тәшкил итә һәм ул ике бүлмәдә урнашкан. Музей фондында 353 экспонат бар: төп фондта – 259, ярдәмче фондта – 94. Монда Шиһабетдин Мәрҗанигә кагылышлы этнографик, археологик табылдыклар, документлар, сирәк очрый торган китаплар, төрле Коръәннәр һәм картиналар саклана. Районның башкарма комитет җитәкчесе карары белән 2010 елның апреленнән Әтнә туган якны өйрәнү музее филиалы булып тора. Биредә 1998 елдан башлап 2 елга бер тапкыр Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция уза.
Сибгат Хәким музее Күлле Киме авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы. Күренекле татар халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү юнәлешендә эш алып бара. Музей 1981 елда ук ачыла, ул язучының 70 еллык юбилее уңае белән, җәмәгать башлангычында оештырыла. Күлле Киме авылының иске мәктәбе бинасында 1981 елның 26 декабрендә тантаналы төстә ачыла. 1987 елдан мәктәп музее статусында эшли. 1995 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасы милли музееның, ТР Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесенең карары белән 2010 елның 1 апреленнән – Әтнә туган якны өйрәнү музее филиалы. Музей фонды 3325 экспонат тәшкил итә: төп фондта – 2465, ярдәмче фондта – 860. Монда Сибгат Хәкимнең китаплары, газета-журналлар, документлар, шагыйрьнең шәхси әйберләре, фотосурәтләр, шагыйрьгә бүләк ителгән әйберләр, хатлар саклана. Музей буенча экскурсия шагыйрьнең туган телендә, әсәрләреннән шигъри өзекләр кулланып алып барыла. Монда данлыклы авылдашларына багышланган аерым экспозицияләр дә урын алган.
Районның мәгариф бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, һәр мәктәптә дә музейлар һәм музей почмаклары гамәлдә.
Мәгариф бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, мәктәпләрнең һәрберсендә диярлек музей яки музей почмаклары бар. Алар барысы да “Республиканың Мәктәптән тыш эшләр үзәге”ндә теркәлеп, Россиянең мәктәп музейлары порталында урнаштырылдылар. Музей почмаклары “Музей почмагы шәһадәтнамәләре, музейлар “Мәктәп музее паспорты” алдылар. Газета укучыларны шулар белән таныштырырга булдык.
Комыргуҗа урта мәктәбенең тарих кабинетында "Халкымның күңел җәүһәрләре" дип аталган музей почмагы оештырылды. Җитәкчесе – Рузия Сәфәрова. Барлыгы 95 экспонат туплаганнар. Биредә авыллар тарихы, күренекле якташларыбыз турында материаллар туплау эше бара. Монда тарих укытучылары семинарында музей почмагы белән таныштыру формасында мастер-класс та уздырылды. Ә Бөек Җиңү көне уңаеннан "Хәтер почмагы" тематик күргәзмәсе оештырылды.
Күңгәр урта мәктәбендә музей эшчәнлеген әле быел гына башлап җибәрделәр. Кызганычка каршы, әлегә тәгаенләнгән урыны юк. Мәктәпкә ремонт уздырылса, музей өчен урынны аерым бүлеп алырга планлаштыралар биредә. Әлегә ул музей почмагы буларак, тарих кабинеты артында, буеннан-буена сузылган өстәлләргә урнаштырылган экспонатлар формасында. Монда көндәлек-көнкүреш җиһазлары, төрле инструментлар урын алган. Җитәкчесе – Рифат Фәйзрахманов.
Бәрәскә мәктәбендә “Мәгариф музее” бүлмәсе урнашкан. Биредә мәктәп тарихы, төрле елларда укыткан укытучыларның биографияләре белән танышып була. Гомумән, килгән һәркем күңеленә якын экспонат белән таныша ала. Бүгенге көндә дә яңа фактлар белән баетылган мәгълүматлар туплау дәвам итә. Мондагы мәгълүматлар белән мәктәп укучылары һәм килгән кунаклар да таныша алалар. Җитәкчесе – Фәрит Закиров.
Яңа Шашы мәктәбендә дә “Туган як музее” почмагы эшли. Ул тарихи экспонатларга бик бай. Аерым алсак, биредә бик борынгы заманга караган, әйтик, мамонт тешләре дә, шул исәптән СССР чорына караган экспонатлар да бик күп. Музейны карарга килүчеләр – башлыча, авыл кешеләре, төрле мәктәпләрдән укучылар. Быелгы елның соңгы кунаклары – Олы Әтнә урта мәктәбеннән Фәрдия Исмәгыйлева җитәкчелегендәге 21 укучы булган. Бу музейның җитәкчесе – укытучы Илшат Закиров.
Олы Мәңгәр мәктәбенең “Сугышчан дан” музее 1964 елда “Тарих музее” буларак ачыла. Авыл Бөек Ватан сугышы чорында Латвиядән эвакуацияләнеп килгән балаларны сыендыру сәбәпле, 1987 елда музей “Сугышчан дан” исеменә үзгәртелә. Музейда "Авыл өе", "Авыл, колхоз тарихы", "Сугыш чорында авыл", "Әфган сугышында катнашкан укучыларыбыз", "Мәктәп тарихы", "Авыл белән бәйле шәхесләр" бүлекләре бар. Музейда авыл көнкүрешен чагылдырган, авылның Казан ханлыгында нигезләнүен раслаучы, латыш балаларының очрашу истәлеге итеп алып килгән альбомнары, китаплары, авылның тарихи объектлар макетлары, күренекле шәхесләрнең кулъязмалары булган 100ләп экспонат белән танышырга мөмкин. Музейга авыл халкы, мәктәп укучылары, авыл белән бәйле шәхесләр үз нәселе тарихларын өйрәнү, конференцияләргә мәгълүмат туплау өчен файдаланып килделәр. Музейны латыш балалары турында фильмнар төшерү очен дә файдаланып киләләр. Музейның бүгенге җитәкчесе – мәктәпнең география укытучысы Рәзинә Сабирова.
Күшәр мәктәбендә музей почмагы өчен татар теле кабинетының бер өлешендә урын бүлеп бирелде. Музейның җитәкчесе – татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы Зөлфия Сәфәрова. Музей үз эшчәнлеген туган якны өйрәнү юнәлешендә алып бара. Хәзерге көндә музейга экспонатлар туплау, аларны инвентарьлаштыру, музейның документларын булдыру, җыелган материаллардан экспозицияләр булдыру эшләре бара. Экспозицияләрне өч юнәлештә – авыл тарихы, мәктәп тарихы һәм “Онытырга безнең хакыбыз юк ...” исеме астында Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечня, махсус хәрби операциягә багышлана. Бу юнәлешләр буенча стендлар булдыру, мәгълүматлар туплау һәм урнаштыру, экспонатларны барлау эше бара.
Күлле Киме мәктәбендә дә “Туган як музей почмагы” эшли. Әлегә вакытлыча бер кабинетта жиһазландырылган. Мондагы экспонатларның һәрберсе этикетка белән тамгаланган. Музейда 2-4 сыйныф укучылары белән атнага 2 сәгать “Мирас” түгәрәге уза. Музейда өлкэн сыйныф укучылары, укытучылар, Сибгат Хәким музеена экскурсиягә килүчеләр дә еш кунак булалар. Мәктәп музее җитәкчесе – башлангыч сыйныф укытучысы Миләүшә Вәлиева.
Түбән Көек мәктәбендә урнашкан “Мәктәп яны туган якны өйрәнү музее” 2008 елда ачылган. Музей мәктәп һәм авыл тарихы, XVIII- XIX гасырларда халыкның хуҗалык эшчәнлеге, күренекле шәхесләр, хәрби-патриотик тәрбия юнәлешләре буенча эшли. Анда Түбән Көек мәдрәсәсенә нигез салган Ногман байга, укучылар төзегән нәсел шәҗәрәләренә, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызга, Югары Көек авылы кешесе, Муса Җәлил белән концлагерьда бергә утырган Галимҗан Мусинга, үзебезнең төбәктән чыккан спорт осталарына, көрәшчеләргә багышланган стендлар урын алган. Болардан тыш, язучыларның, күренекле шәхесләрнең музейга тапшырган истәлекле бүләкләре, автографлары булган китаплар, шәхси әйберләре дә музей түрендә. Музейның аерым бер өлешен XVIII–XIX гасырдагы татар өе күренеше алып тора. Махсус хәрби операциягә багышланган почмак та булдырылган. Музей җитәкчесе – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рамил Хәбибуллин. Төрле елларда музейда Минтимер Шәймиев, Әсгать Сәфәров, Нәкыя Фатыхова, Владислав Ачалов, Лена Шагыйрьҗан, Луара Шакирҗанова, Зөбәйдә Яхина, Тәэминә Биктимерова, Йолдыз Хисмәтуллина Габделәхәт Хәкимов, Россия татар мәктәпләре семинарында катнашучылар, районның мәктәп җитәкчеләре, укучылар кунак булдылар.
Бәрәзә мәктәбенең “Туган якны өйрәнү музее”на музей почмагы буларак ниге6з элекке мәктәптә вакытта ук салына. Социаль үзәк ачылгач, яңа мәктәптә музей бүлмәсе буларак 2009 елда эшли башлый. Музей җитәкчесе – Диләрә Хөснетдинова. Музейда “Туган авылым Бәрәзәм”, “Безнең каһарманнарыбыз”, “Күренекле шәхесләр”, “Мәгърифәт юлында” почмаклары, борынгы өй күренеше почмагы, кулдан чиккән һәм көнкүреш экспонатлары урын алган. Палас сугу станогы элементлары, эш кораллары, Бөек Ватан сугышы чоры солдат каскасы, совет чорының капкачлы яшел партасы укучыларда зур кызыксыну уята. Авылның күренекле шәхесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кадыйровның 85 яшьлегенә багышлап та яңа почмак булдырганнар.
Олы Әтнә урта мәктәбенең “Мәгариф музее” мәктәптә үзе бер кабинетны алып тора. Музейның җитәкчесе югары квалификацион категорияле география фәне укытучысы Ирек Дәминов. Музейга нигез 2003 елда салына. Музейның эшчәнлеге укучыларны Олы Әтнә мәктәбенең тарихы, белем биргән укытучыларның мәктәпкә керткән өлешен өйрәнү, яңа экспонатлар туплау, мәктәп тарихындагы әле билгесез булган яңа фактлар туплауга нигезләнелә.
Мәктәпнең гасырдан артык тарихы өйрәнелсә дә, без белеп бетермәгән укытучылар турында мәгълүматлар туплау эше бара. "Яңалыкка юл салучылар", "Йөрәгемне балаларга бирәм", "Олы Әтнә урта мәктәбе директорлары", "Без – Әтнә мәктәбеннән", "Безнең Әтнә дан алсын", "СВО геройлары", "Батырлар даны мәңгелек" дигән экспозицияләр бар. Мәктәп тарихын өйрәнү бүген дә дәвам итә, музей элекке укытучыларның туганнары белән һәрдаим элемтәдә тора.
Күәм урта мәктәбендә Самат Шакир музее 1998 елны, шагыйрьнең 74 яшьлегенә багышлап әле үзе исән чагында ук ачыла. Әлеге музейны оештыруга ветеран укытучы Фәргать Фәизов күп көч куя. Монда эзтабар язучының шәхси әйберләре бик күп. 2023 елда ул мәктәп музее статусы ала. 2024 елда Грант отып, музей бүлмәсе яңартыла, дөресрәге, “Туган якны өйрәнү музей почмагы” материаллары белән берләштерелеп, яңа җиһазландырылган бүлмәгә күчерелә. Чынлыкта, Самат Шакир иҗаты Бөек Ватан сугышы батырларын өйрәнү өчен бик зур чыганак булып тора. Аның иҗаты укучылар белән "Әдәби хәзинә" түгәрәгендә, музей дәресләрендә өйрәнелә. Әлеге музей шагыйрьнең нәсел дәвамчылары – кызы Зөбәрҗәт апа белән һәрдаим элемтәдә тора, аның аркылы монда оныклары турында да бик күп мәгълүмат тупланган.
Иске Өҗем мәктәбендә дә “Туган якны өйрәну музее почмагы” эшли. Монда да, аеруча авыл тарихы, күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар күп тупланган. Биредә районыбызда, шул исәптән туган авылларында алып барылучы халык хуҗалыгы төрләре дә исәпкә алынган. Әлеге музей почмагын Илшат Нәҗметдинов җитәкли.
Әтнә бай тарихлы район. Район халкы да үзләренең гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен киләчәк буынга җиткерү өчен тарихка зур игътибар бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Олы Бәрәзә мәктәбе музеенда минем 85 яшьлегемә бик куркәм почмак эшләп куйдылар. Мәктәп хуҗаларына рәхмәтләрем бик зур. Эшләрендә уңышлар насыйп эйлэсен Ходай!!! Илгиз Кадыйров.
0
0