Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә район үзәк больницасында лапароскопия ысулы белән беренче гинекология буенча операция узды

Район үзәк больницасы яхшы хәбәрләр белән уртаклашуын дәвам итә.

Әтнә район үзәк больницасында лапароскопия ысулы белән беренче гинекологик операция узды. Әлеге операцияне үткәрергә РКБ табибы ярдәм иткән.

Табиб-гинеколог Әлфия Муалиф кызы операциядән соң үз фикерләре белән уртаклашты:
- Әлеге операциянең иң беренчесе, уңай сыйфаты косметик эффект. Пациент бала тапмаган кыз, шуңа күрә аның өчен эстетика бик мөһим. Биредә өч кечкенә җәрәхәт кенә калды. Икенчесе - кечкенә травматизация. Бала табу функциясе өчен җаваплы булган органнарга сак эш итү. Аякка басу чоры да тиз була. Лапаротомиядән соң була торган тупас сызыклар бу очракта инде булмаячак. Әлбәттә, бераз авыр иде, ләкин кирәкле гамәл, диде ул. Сүзен дәвам итеп:.
- Операцияләрне лапароскопия ысулы белән без эшләргә тиеш. Әтнә районында да без моны башлавыбызга бик шатбыз, кечкенә адымнар белән булса да, алга барачакбыз. Баш табибыбыз Эльдар Шәүкәт улына районыбызга да медицина казанышларын кертә башлаганы өчен рәхмәт, - диде ул.

Уңышлы булсын.

Фотолар район үзәк больницасының ВКонтакте челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев