Әтнә районының Ары авылында Бәрәңге бәйрәме үтте
Моңа кадәр Әтнәнең Ары авылында Бәрәңге бәйрәме үзләре өчен генә үтә иде.
Ә быел Арылар бәйрәмнең географиясен киңәйтергә булганнар. Район халкы да, тирә-як күршеләр район халкы да читтә калмады.
Көн кызу булса да, бәйрәмгә районыбыз авылларыннан килүчеләр, шәһәрдән кунакка кайтучылар, күрше районнардан килгән һәвәскәр коллективлар да бар иде. Чараны якташыбыз, тел бистәсе-сүз остасы Азат Фазылҗанов алып барды.
Бу көнне бәйрәмнең хуҗасы булган бәрәңгедән нинди генә ризыклар пешмәде. Чарага килүче һәркем авыз итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев