Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Әтнә районының чыгарылыш сыйныфы укучылары аттестатлар алдылар

«Татарстанда җәй» - «Лето В Татарстане» проекты кысаларында Әтнәнең «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында истәлекле чаралар.

Яшьләр көне уңаеннан «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында кичке сәгать бишләрдә «Ачык микрофон» марафоны башланып китте.

Әлеге марафон берничә ел рәттән уза инде. Баштарак әлеге чарага катнашучыларны эзләргә туры килсә, соңгы елда марафонны көтеп алучылар саны артты.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Хәнәфиева да:

- Кешене мәҗбүр дә итәсе юк. Быел катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп булды, – дигән иде. 

Чыннан да, марафон барышында өлкәннәр янында нәни җырчы һәм биючеләрне дә күрергә мөмкин иде. Һәркайсы үзенең талантын, сәләтен тамашачыга күрсәтергә тырышты. Быел катнашучылар арасында җырчылардан тыш, биючеләр, сәнгатьле итеп шигырь укучылар да бар иде.

«Ачык» микрофон» районыбыз таланталыран бер сәхнәгә җыйды. Алыа баручылар Гөлшат Сәмигуллина белән Рафис әфәнде Сәләхетдинов та яшь талантларны үсенлереп тордылар.

15 укучы медальгә лаек булды

Менә икенче елын инде «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы уза. Беренче елын экспримент кебегрәк үтсә, быелгысы нәкъ менә шулай зурлап үткәрергә кирәклене раслады. Иртәдән көн болытлы торса да, шөкер яңгыр яусады. Җиңел күлмәктән  сәхнәгә күтәрелгән берсеннән-берсе матур кызларны күреп, аларны күңел белән җәлләп куйсак та, яшьлек балкып торган йөзләрне күргәч, бары да онытылды. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бүген икеләтә бәйрәм булды. Чөнки яшьләр көнен дә билгеләп үтәбез. 

Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Хисамиев, та котлады:

- Без сезнең белән горурланабыз. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә, теләгән уку йортларына керерә насыйп булсын сезгә, – дип изге теләкләрен җиткерде.

Иң элек олимпиада җиңүчеләре, Бердәм дәүләт имтиханында югары баллар җыйган укучылар, аннары аларны әзерләгән укытучылар сәхнәгә күтәрелде. Әти-зниләрдән тыш, бәйрәм карарга килгән тамашачы да аларга сокланып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев