Казан шәһәрендә республиканың Тарихны саклаучылар слеты узды. Олы Әтнә урта мәктәбенең «Эзләнүчеләр» командасы да анда катнашты.
Олы Әтнә мәктәбенең «Эзләнүчеләр» командасы Алдынгылар хәрәкәтенең «Тарихны сакчылар» дип исемләнәгән республикакүләм слетында катнашып, үз музейлары белән таныштырдылар.
Казан шәһәренең «Патриот» хәрби-патриотик комплексында туган якны өйрәнүгә, тарихи мирасны саклауга багышланган «Тарих сакчылары» дип иснемләнгән республикакүләм слёты узды.
Бу зур һәм әһәмиятле чарада Олы Әтнә урта мәктәбенең беренчел бүлекчәсеннән «Эзләнүчеләр» командасы да уңышлы катнашты.
Команда составында 8 «Б» сыйныфы егетләре һәм аларның остазлары, тарих укытучысы Гүзәл Яруллина бар иде. Слётның иң мөһим һәм кызыклы өлешләренең берсе – мәктәп музейлары экспонатлары күргәзмәсе булды.
Районыбызның «Эзләнүчеләр» бу күргәзмәдә Олы Әтнә урта мәктәбе музее байлыгы, анда сакланган тарихи экспонатлар белән таныштырды. Үз якларыбызның үткәнен сөйләү, табылган әйберләрнең серләрен ачу, аларның һәрберсенә кагылышлы хикәяләрне бәян итү – егетләребез өчен зур җаваплылык һәм шул ук вакытта чиксез горурлык иде.
Слётта укучылар төрле бәйгеләрдә катнашып, башка мәктәпләрдән килгән яшь тарихчылар белән тәҗрибә уртаклашты, яңа дуслар таптылар, дип хәбәр итә Айсылу Гыйззәтова, районның Алдынгылар хәрәкәте җитәкчесе
Нет комментариев