Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Әтнә таңы газетасы җиңүче булды

Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсында «Әтнә таңы» газетасы редакциясе җиңүче булды.

Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
Әлеге конкурста "Әтнә таңы" газетасы редакциясе дә җиңүче булды. Бүген баш редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗанова «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрев һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева кулыннан Диплом алды.
Конкурс 2017 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә
Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсының максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү. Оештыручылар билгеләвенчә, конкурска 44 гариза һәм 260 эш кергән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев