Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Әтнәдә Яшьләр көне: Ләйсән Мәхмүтова белән Илшат Сафин да кайтканнар иде

Район үзәгенең «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында Яшьләр көнен билгеләп үттеләр.

Бәйрәмне башлап җибәреп район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәи Хисамиев районыбызның һәряктан алдынгы булган гаиләләрен котлап узды. Рамилә һәм Инсаф Хөснетдиновлар иң беренче булып сәхнәгә күтәрелделәр. Гаилә башлыгы Инсаф бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. 

Сәхнәгә шулай ук Күәм авылыннан Хвсбиуллиннар, Олы Мәңгәрдән һәм Яңа Әтнә авылыннан Шакировлар гаиләсе дә сәхнәгә күтәрелделәр. 

Әйе, дуслар, кичә "Туган як" паркында Яшьләр көнен гөрләтеп билгеләп үттек! Һава торышы да шәп булды, күңелләр дә күтәренке иде. Әлеге бәйрәмдә яшьләр генә түгел, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Чөнки, беләсезме, паспортта нинди сан гына язылмасын, күңел һәрвакыт яшь, йөрәк һаман да унсигездә! Шуңа күрә дә бергәләшеп җырладык та, биедек тә, төрле уеннарда катнаштык та. 

Яшьләр көненә танылган җырчы Ләйсән Мәхмүтова белән Илшат Сафин ла кайтканнар иде. Пракны дер селкетте алар. Олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп биеде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев