Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
Соңгы хәбәрләр

Әтнәдә күчмә поликлиника эшли

Әтнә районына күчмә поликлиника кайтты. Авыруларны карау Бәрәскә авыл җирлеге территориясендә башланып китте.

Бүгенге көндә күчмә поликлиника Комыргуҗа авылында эшли. Җитәкчесе Илфак Ярмиев:

- Һәр авылда биш көн торабыз. Комыргуҗадан соң, Күәм, Күшәр, Олы Мәңгәр авылларында булачак, - диде.

Биредә авыруларны невролог, кардиолог, эндокринолог, күз табибы, хирург онколог, хатын-кызлар табибы карый. Шулай ук УЗИ тикшеренүләре дә үтү каралган. Пациентлардан анализлар да алалар.

Күчмә поликлиника табиблары барысы да Республика клиник больницасыннан килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев