Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнәдә сайлаулар көнне министр Рәхмәтенә лаек булдылар

1003нче Каенсар сайлау участогына килгән Әнвәр Шакиров һәм Дания Галиева Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаппаровның Рәхмәтенә лаек булдылар.

Әнвәр абый – Әйшияз авылыннан. Озак еллар тырыш колхозчыларның берсе, алдынгы комбайнчыларның берсе булды ул. Күптән түгел үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды. Шулай ук күмәк хуҗалык терлекчелегендә озак еллар көч куйган Дания апа да 85 яшьлеген каршылады.

Министр Рәхмәтен алу алар өчен зур шатлык. Хәер алар өчен генә дә түгел, өлкән яшьтәге Әнвәр абый һәм Дания апа өчен күңел куана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев